tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милләтләрне дуслаштыра Сабантуй
Милләтләрне дуслаштыра Сабантуй

Милләтләрне дуслаштыра Сабантуй

Татар халкыныӊ борын-борыннан килгән бәйрәмнәрен театрлаштырып кую Уфа шәһәренеӊ Дим бистәсендә урнашкан 74-нче балалар бакчасыныӊ күркәм традициясенә әверелеп бара.

Чираттагы чара – зурларныӊ да, кечеләрнеӊ дә көтеп алган бәйрәме – Сабантуй.
– Безнеӊ балалар бакчасында милли төркемнәр эшләп килә, шулай ук татар телен һәм йолаларын өйрәткән түгәрәк бар. Бүгенге чараныӊ максаты – әлеге күркәм бәйрәм белән балаларны якыннан таныштыру, чөнки татар балаларыннан тыш, бездә башкорт, рус милләтеннән дә тәрбияләнүчеләр бар, – ди бакча җитәкчесе Земфира Хөсәенова.

Чакырылган кунаклар арасында төрле милләт вәкилләре дә бар иде: Бөтендөнья башкорт королтаеннан Гөлнара Тләүбаева, татар хатын-кызлары җыены «Сәхибҗамал»дан Рима Әминева, Башкортостандагы рус милләте җыенаннан («Собор русских Башкортостана») Наталья Гусева, Елена Саяпина килгәннәр.
– Бик ошады чара. Зур рәхмәт оештыручыларга чакырганнары өчен, чын мәгънәсендә ял иттек, балалар өчен ихлас күӊелдән җан атып карап тордык, – дип хисләрен уртаклашты 13-нче модель библиотека җитәкчесе Гөлшат Назарова.

Әйтергә кирәк, тәрбиячеләр Сабантуйга тиешенчә әзерләнгәннәр – килгән кунакларны җыр-биюләр белән каршы алып тәбикмәкле чәй белән озатып калдылар. Ә оештырылган уеннар хисабы буенча, бакча Сабантуе авыл бәйрәмнәреннән һич тә калышмады.

Бер төркем тәрбияләнүчеләр «Йомырка кабып ярышуда» җитезлеген сынаса, икенчеләре «Аркан тартышуда» үзен күрсәтте. Соӊгыларына Кырлай урманыннан килгән Шүрәле аяк чалырга тырышса да, балалар дуслыгы аныӊ явыз ниятләрен җиӊә алды.

– Татарча бер кәлимә сүз белмәсәләр дә, Шүрәле бар балага да яхшы таныш. Маӊгаенда мөгезле җанварны күрү белән балалар шундук танып алдылар һәм шулай ихлас алкышлап каршыладылар, хәтта явыз Шүрәле булып та булмады – дип сөйли өстәмә дәресләр укытучысы Фәйрүзә Хәсәншина.

Әйтергә кирәк, балаларга гына түгел, әти-әниләр өчен дә конкурслар булды – әтиләр капчык киеп ярышса, әниләр көянтә белән су ташуда көч сынашты.
– Улыбыз Артем 3-нче «Күмәчкәй» төркемендә тәрбияәләнә. Рус милләтеннән булуыбызга карамастан, ул татар түгәрәгенә теләп йөри, җырлар өйрәнә, конкурсларда катнаша. Сабантуй бик ошады, балалар онытылмаслык хисләр кичерде, дип уйлыйм, – дип уртаклашты безнеӊ белән Ольга Бобрик.

Балалар шулай ук «Чүлмәк ватыш», «Ат чабышы» конкурсларында да актив катнаштылар ә азак уен мәйданчыгында тәмле тәбикмәк белән чәй эчтеләр.

Рузил Имамов

Башкортстан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*