tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пермьнән Рөстәм Галимов: Татар яшьләре көннәре булганга күрә милли оешма ача алдым
Пермьнән Рөстәм Галимов: Татар яшьләре көннәре булганга күрә милли оешма ача алдым

Пермьнән Рөстәм Галимов: Татар яшьләре көннәре булганга күрә милли оешма ача алдым

«Ватан» хәйрия фонды җитәкчесе Рөстәм Галимов Татар яшьләре көннәрендә катнашып, Пермьдә «Чәкчәк» татар яшьләре оешмасын оештырып җибәрә алган.

«Унбер ел эчендә Россия төбәкләреннән күп дуслар таптым. Тәҗрибә җыйдым. Башка оешмаларга карап илһамлана идем, туган ягым – Пермьгә кайтып, үземнең яңа проектларны ясый башладым. Мәсәлән, «Татар кызы» бәйгесе. Татар яшьләре көннәре булганга күрә үз оешмамны ачып җибәрдем. Тугыз ел элек «Чәкчәк» дигән татар яшьләре оешмасына нигез салдым», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, Татар яшьләре көнендә милли оешмаларның оештыручылары белән танышасың, алардан тәҗрибә туплыйсың. «Хәзер инде мин үзем тәҗрибә белән уртаклашам, башка төбәкләрдә проектлар булдырырга ярдәм итәм. Күптән түгел мине татар һәм мөселман проектларын алып баруда ярдәм итәр өчен Пермьгә чакырдылар», – диде Рөстәм Галимов.

XXXII Татар яшьләре көннәрендә ул грантларны язу, акча оту, проектларга финанслауны табу юллары турында сөйләячәк.

«Без грантлар аша миллионнан артык акча ота алдык, ике миллионнан артык акчаны иганәчеләр биргән иде. Тугыз ел эчендә без мең кешелек катнашындагы чаралар уздыра алдык. «Чәкчәк» оешмасындагы яшьләр Татар яшьләре көннәрендә үзләренә пар тапты, гаиләле булдылар. Шулай итеп, татар гаиләләренең инде балалары да үсеп килә. Монда безнең оешманың роле бик зур», – ди ул.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*