tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рамазан алдыннан Казан мәчетләрендә халыкны Коръән укырга өйрәтәчәкләр
Рамазан алдыннан Казан мәчетләрендә халыкны Коръән укырга өйрәтәчәкләр

Рамазан алдыннан Казан мәчетләрендә халыкны Коръән укырга өйрәтәчәкләр

Рамазан җитүгә төгәл 2 ай алдыннан Казан мәчетләрендә халыкны Коръән укырга өйрәтәчәкләр. Татарстан мөфтияте һәм КИУның Госман ибне Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге башкала мәчетләрендә барлык теләүчеләр өчен Коръән укырга өйрәнү дәресләре программасы әзерләде. Махсус оештырылачак курслар атнасына 2 тапкыр ике ай дәвамында гарәп алфавитын, тәҗвид һәм Коръән уку кагыйдәләрен өйрәнүне күздә тота. Дәресләрне Коръән-хафизлар үзәге белгечләре катнашында Рәҗәб аеның беренче көнендә, ягъни 2 февральдән Казанның 7 мәчетендә башлап җибәрү ниятләнә. Алар – Казанның “Рәшидә” (Чәчәкле ур., 24), “Әниләр” (Газовая ур., 18), “Зәңгәр” (Сара Садыйкова ур., 8), “Казан нуры” (Фатыйх Әмирхан ур., 3), “Нурислам” (Муса Бигиев ур., 36), “Иман нуры” (Дорожная ур., 32), “Гаилә” (Җәүдәт Фәйзи урамы, 2) мәчетләре. Курсларны уңышлы тәмамлаучыларга сертификат тапшырылачак. Әлеге чара Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы кысаларында үткәрелә.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ хәдисендә болай диелгән: “Раҗәб – чәчү ае, Шәгъбән – су сибү, ә Рамазан – уңыш җыю вакыты”, ягъни Рамазанга әзерлекне мөселманнар 2 ай алдан башлыйлар. Шул ук вакытта Рамазан – Коръән ае булып санала, чөнки бу айда ул иңә башлаган һәм гадәт буенча мөселманнар аны тулысынча укып чыгып өлгерергә омтыла. Шул нисбәттән Нәзарәт унике айның солтаны булган Рамазан-шәриф аен Коръәнне өйрәнүгә багышларга чакыра. Курслар гарәп хәрефләре белән дөрес итеп укырга өйрәтәчәк.

Коръән укырга өйрәнү дәресләре буенча барлык сорау – тәкъдимнәрне 89033062591 телефоны буенча Габдерәшит хәзрәт Фәизовка җиткерергә мөмкин.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*