tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рәдиф Җамалетдинов: “Университетыбызда 800ләп бала татарча белем ала”
Рәдиф Җамалетдинов: “Университетыбызда 800ләп бала татарча белем ала”

Рәдиф Җамалетдинов: “Университетыбызда 800ләп бала татарча белем ала”

КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов Бөтендөнья Татар конгрессының Милли Шура утырышында чыгыш ясады.

“Ленария Радик кызы җитәкләгән Татар конгрессының Яшьләр форумы шактый актив эшли. Ләкин бу юнәлештә эшчәнлегебезне тагын да көчәйтергә, эш формаларын да үзгәртергә кирәк. Илебездә, илебездән тыш та вәзгыять шактый катлаулы. Яшьләр, укучылар сәяси активлык күрсәтә башладылар. Безгә бу хакта уйланырга кирәк. Яшьләр министрлыгы да әлеге эшчәнлеккә актив катнашып китәргә тиеш.

Алга таба югары курс студентлары белән эшчәнлеккә игътибар бирергә кирәк. Бүгенге көндә университетыбызда 800ләп бала татарча белем ала. Башка төбәкләрдән, аеруча татар теле һәм әдәбияты юнәлешенә, укырга килүчеләр саны елдан-ел кими бара.  Безгә бу турыда бергәләшеп уйланырга кирәк. Яңа 2021 елга кабул итү шартлары расланды. Сайтларга кирәкле мәгълүмат урнаштырылды. Безнең республика җитәкчелеге дә, Бөтендөнья татар конгрессы да бу өлкәдә даими ярдәм итеп килә. Россиядәге татар оешмалары җитәкчеләре үз регионнарындагы абитуриентларын Казанга, КФУга җибәрү юлларын карасын иде”, – дип үз фикерләрен җиткерде Рәдиф Җамалетдинов.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров әлеге тәкъдимнәрне хуплады һәм  киләсе айда «Zoom»  элемтәсе ярдәмендә Россия регионнарындагы татар оешмалары җитәкчеләре белән югары уку йортларына кабул итү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә планлаштырылуын әйтте һәм КФУ җитәкчелеген дә әлеге киңәшмәдә катнашырга чакырып калды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*