tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сергачта “Кечкенә фея”лар ярышты
Сергачта “Кечкенә фея”лар ярышты

Сергачта “Кечкенә фея”лар ярышты

12 март көнне Түбән Новгород өлкәсенең Сергач округы мәдәният үзәге сәхнәсендә авыл клублары тәрбияләнүчеләре – 5-8 яшьлек кызчыклар арасында «Кечкенә фея» шоу-конкурсы булып узды.

Ул Сергач муниципаль округы администрациясе, мәдәният, сәнгать, туризм идарәсе, торак пунктлар арасындагы үзәкләштерелгән клуб системасы тарафыннан оештырылган иде.

Балалар, әти-әниләр һәм мәдәният хезмәткәрләре арасында уртак иҗади эшчәнлек процессын тәэмин итү, балаларның иҗади потенциалын ачыклау,  сәләтләрен үстерергә ярдәм итү, аларда тамашачы алдында чыгыш ясау күнекмәләре тәрбияләү, зур сәхнәгә күтәрелү өчен шартлар тудыру максаты белән оештырылган шушы матур бәйгедә катнашырга башта дистәдән артык кызчык теләк белдергән булса, төрле сәбәпләр аркасында бу көнне  аларның бары тик бишесе генә үзенең бар матурлыгын, ягымлылыгын, уңганлыгын күрсәтте. Иң куанычлысы, биш катнашучының өчесе – татар кызчыклары иде. Алар – конкурсның иң яшь катнашучысы, андылы Диләрә Рамазанова (6 яшь), Кочко-Пожар балалар бакчасы тәрбияләнүчесе Мәдинә Шаипова һәм Камка мәктәбенең 1 класс укучысы Эмилия Мангушева.

Бу көнне конкурсантлар дүрт биремдә үзләренең сәләтле булуларын раслады. Беренче “Визитка” биремендә кызчыклар үзләре, гаиләләре, шөгыльләре, уңышлары турында җырга, шигъри юлларга салып үзенчәлекле итеп таныштырдылар. Һәркайсы диярлек чыгышын матур презентация белән бизәгән иде.

Икенче бирем – “Әгәр дә мин булсам….” исеме  астында  узды һәм анда кызлар әкияти персонаж, танылган җырчы, медиашәхес образында чыгыш ясады. Мәсәлән,  Диләрә үз чыгышы өчен күпләр яраткан һәм үз иткән “Маша һәм аю”  мультфильмының төп герое Маша ролен сайлаган иде һәм аны оста итеп башкарды. Мадина бу биремдә сәхнәне көнчыгыш әкиятенә әверелде – көнчыгыш принцессасы образында матур бию күрсәтте, ә кечкенә авылдашлары аның чыгышын тулыландырды. Эмилия тамашачы һәм жюри әгъзалары каршында тылсымчы кыз буларак матур чыгыш ясады.

“Марья искусница» дип исемләнгән өченче биремгә катнашучылар өйдән ясап китергән кул эшләрен, рәсемнәрен алдан тәкъдим иткән. Алар чара алдыннан фойеда урнаштырылды һәм жюри тарафыннан алдан бәяләнде.

“Үз куллап ясаган костюм” дигән соңгы биремдә кызлар өйдә әниләре һәм әбиләре белән кул астындагы материалларны кулланып ясаган күлмәкләрен тәкъдим итте һәм күмәк дефиле йөрде. Барлык катнашучылар диярлек чүп пакетларыннан оста итеп ясалган костюмнардан сәхнәгә чыкса, Мәдинәнең күлмәге үзенчәлекле итеп фоамираннан ясалган матур чәчәкләр белән бизәлгән иде.

Әйтергә кирәк, катнашучыларның яшьләрен исәпкә алып,  конкурс биремнәре җиңелләрдән түгел иде, әмма сәхнәдә бер генә бала да каушамады. Барысы да җитди итеп әзерләнгәннәр, һәрберсе лаеклы итеп чыгыш ясады. Кыскасы, конкурска әзерләнгәндә кызларның әти-әниләре, җирле мәдәният йорты хезмәткәрләре күп көч куйганы сизелеп торды. Җанатарларның төсле плакатлары, уңышлар теләп залдан кычкырган һәр сүзләре  кызларга кыюлык өстәде, иңнәренә канат куйды, берүк вакытта катнашучыга өстәмә балл арттырды.

Бәйрәм югары дәрәҗәдә узды. Балалар үзләрен гомер буе сәхнәдә чыгыш ясаган кебек тотты. Билгеле, һәр чыгыш артында өлкәннәр тора. Шуңа да кызларны чарага әзерләгән Кочко-Пожар, Анды һәм Камка авыллары мәдәният йортлары сәнгать җитәкчеләре Гөлнара Мусина, Василина Садыкова һәм Зөлфия Мангушева да Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде, ә балаларның иң якын кешеләре – әти-әниләре исеменә олы рәхмәт сүзләре яңгырады.

Нәтиҗәдә, бу көнне Мәдинә Шаипова “Иң сәләтле фея”, Диләрә Рамазанова “Иң уңган фея”, Эмилия Мангушева “Иң музыкаль фея” номинацияләрендә җиңү яуладылар.

Һәрбер катнашучы балага оештыручылар һәм Сергач округының уңышлы эшмәкәрләре тарафыннан кайгыртылган кочак-кочак бүләкләр тапшырылды. Бу мизгелләрдә балаларның сөенечләре күңелләренә сыймады, аларның һәркайсы бу көнне җиңүче иде.

Румия ХАМЗИНА.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*