tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Изге Болгар шәһәрендә Федераль татар милли-мәдәни автономиясе җыены узды

ВИДЕО: Изге Болгар шәһәрендә Федераль татар милли-мәдәни автономиясе җыены узды

Изге Болгар шәһәрендә Федераль татар милли-мәдәни автономиясенең чираттагы отчет-сайлау конференциясе узды. Аның эшендә илебезнең 43 төбәгеннән йөзгә якын делегат катнашты. Үзара тәҗрибә уртаклашу, якыннан аралашу һәм җирле мөхтәритянең кызыклы эш алымнары белән якыннан танышу өчен Федераль автономия ел дәвамында мондый чараларны Россиянең төрле төбәкләрендә уздыра. Моңа кадәр һәртөрле семинарлар, грантлар язу буенча укыту курслары, тематик конференцияләр Мәскәүдә, Петербургта, Кырымда, Йошкар-Олада һәм башка шәһәрләрдә узды. Изге Болгар җирендә татар милли хәрәкәте активистларының зур Җыенында яңгыраган фикер-тәкъдимнәрне хәбәрчебез Рамис Сафин тыңлады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*