tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Түбәтәй» рестораны Самарага килә
«Түбәтәй» рестораны Самарага килә

«Түбәтәй» рестораны Самарага килә

Казанның «Түбәтәй» тиз ашау фаст-фуд рестораннары челтәре хуҗалары якын киләчәктә Самарада да хәләл рестораннар ачарга планлаштыралар. Аңа нигез салган якташыбыз, Камышлы егете Солтан Сафин рестораннарның беренчесе быел шәһәребезнең тарихи өлешендә ачылачак, дип белдерә.

Үткән чәршәмбедә Солтан әфәнде шәһәребезнең Җәмигъ мәчетендә Талип хәзрәт Яруллин белән очрашып, аның ризалыгын алды.
– Без Самара шәһәренә 1 миллиард сум инвестицияләр кертергә планлаштырабыз. Бу шәһәрегезнең инфраструктурасын үстерү, ким дигәндә, 500 кешегә эш урыннары бирү мөмкинлеге ачачак. Башка шәһәрләрдә дә хәләл рестораннар ачабыз, барысы да уңышлы гына эшләп киләләр, яхшы керем китерәләр. Шулай ук үз акчасы белән безнең бизнеста катнашырга теләүчеләргә шартлар тудырабыз, – дип сөйләде Сафин.

Солтан, Казанда укып, инженер-геолог белгечлеге ала һәм уңышлы гына эшли башлый. Согуд Гарәбстанына укырга киткәч, анда да нефть чыгару өлкәсендә эшли. Ләкин көннәрдән бер көнне ул үзенең тормышын үзгәртергә карар кыла һәм, Казанга кайтып, фикердәшләр таба һәм тиз ашау челтәрен җәелдереп җибәрә. Бүгенге көндә “Түбәтәй” хәләл татар халык ашлары рестораннарын Казанда, Сургутта, Болгарда очратырга була. Быел аларны Уфада, Самарада, Бишкекта һәм Алма-Атада ачу эшләре башланган.

Казан Кремлендәге “Түбәтәй”не халык “Татарлар Макдональдсы” дип йөртәләр икән, чөнки аның төп ризыгы “кыстыбургер” дип атала. Җәймәсе шул ук кала, тик бәрәңге урынына хәләл котлета яисә тавык ите, яшелчәләр һәм соус кыстырыла.

Мөфти Солтан Сафинга Тарихи мәчет янында мәдәни-укыту үзәге төзеләчәге турында сөйләде. Әлбәттә, хәләл ресторан өчен дә анда урын табылачак. Талип хәзрәт танылган татар эшкуарына теләктәшлек белдерде һәм уңышлар теләде.

Данияр Сәйфиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*