tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Алчевск шәһәре башлыгы белән уртак проектларны тормышка ашыру хакында сөйләште
Васил Шәйхразыев Алчевск шәһәре башлыгы белән уртак проектларны тормышка ашыру хакында сөйләште

Васил Шәйхразыев Алчевск шәһәре башлыгы белән уртак проектларны тормышка ашыру хакында сөйләште

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев, Луганск Халык Республикасына эш сәфәре барышында, Алчевск шәһәре башлыгы Альберт Русланович Апшев белән очрашты.

Шәһәр мэры биредә яшәүче татарларының тырышлыгы, бердәмлеге хакында җылы сүзләрен җиткерде. Исегезгә төшерәбез, Луганск Халык Республикасында 10 меңләп милләттәшебез гомер итә. 9 мәчет эшли. 6 сында имам булып татарлар тора. Алчевск шәһәрендә “Таң” татар мәдәни үзәге дә оештырылган. Аның җитәкчесе – Флюр Карачурин. Ул да очрашуда катнашты.

Васил Шәйхразыев шәһәр мэры Альберт Апшевка татарларга мөмкинлекләр тудырылган өчен зур рәхмәтен җиткерде һәм киләчәктә дә  шәһәр җитәкчелеге тарафыннан оешма җитәкчесенә ярдәм булыр дигән ышанычын белдерде. Очрашуда уртак проектларны тормышка ашыру, шул исәптән милли бәйрәмебез – Сабантуйларын уздыру хакында да фикер алыштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*