tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Биючеләр шома баса

ВИДЕО: Биючеләр шома баса

Элеккеге традицияләр яңара. Казан хореографлары Кабан күле яр буенда Ярмәк Вагы халык биюе буенча осталык дәресен үткәрделәр. Ул Самара өлкәсендә яшәүче татарларның дәртле, кызыклы биюе, гадилеге белән дә халык күңеленә якын.

Импровизацияләнгән сәхнәдә -4 биюче, ә әйләнә -тирәдә – 300 дән артык кеше. Ярмәк Вагы биюе- дәртле, гади, шуның белән тамашачыга да ошый.
«Ярмәк вагы» биюе Самара өлкәсенең Ермаково авылында барлыкка килгән. Ул бик үзенчәлекле сынау-уен нәтиҗәсендә килеп чыккан. 18 яшьләре тулган яшь егетләр үкчәләре белән аяк асларыннан уза торган камчыга басарга тиеш булган. Элек «Ярмәк вагы»н егетләр генә биесә, тора-бара яшь кызлар да бии башлаган. Бию вак хәрәкәтләре, ритмлы, дәртле булуы белән дә аерылып тора.
Шәһәр халкы өчен дәресне Татарстанның иң күренекле биючеләре үткәрде.

Катнашучылар төп хәрәкәтләрне өйрәнә алды, шуннан соң дәрес баттл форматында дәвам итте.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*