tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Кукмарада халык мәдәнияте үзәге ачылды

ВИДЕО: Кукмарада халык мәдәнияте үзәге ачылды

Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елында Кукмара районы авыл җирлекләрендә 4 халык мәдәнияте үзәге ачылды. Кукмарада Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында уздырылачак чаралар хакында киңәшмә үткәрде.

Күп милләтле Кукмара районы Киров өлкәсе, Марий Эл, Удмуртия республикалары чикләре белән тоташа. Биредә Татарстандагы барлык удмуртларның 30 проценты яши. Авыл хуҗалыгы күрсәткечләре дә яхшы, халыклар дуслыгы да төп кыйммәтләрнең берсе.

Үз халык иҗатларын, һөнәрчелекне, гореф-гадәтләрне марилар күрсәтә. Бу территориядә күптәннән инде төпләнеп, алар берничә гасыр яши. Туган телләрен, гореф-гадәтләрне һәм, әлбәттә, җырларны кадерләп саклыйлар.

Районда 29 милләт вәкилләре, Урта Азиядән күченеп килүчеләр дә яши. Быел авыл җирлекләрендә 4 милли үзәк ачылды.

Балачактан ана телен үзләштереп, шушы телдә аралашып үсү бик әһәмиятле. Һәр халык үз телен белергә,аны сакларга тиеш. Моның өчен шартлар тудыру мөһим.
Бу хакта эшлекле очрашуда Васил Шәйхразиев та белдерде.

Мәгариф учреждениеләрендә, сәнгать мәктәпләрендә авыл мәдәният йортларында, китапханәләрдә быелга планлаштырылган төрле чаралар, конкурслар һәм акцияләр дәвам итә. Башлангыч йомгакларны, конкрет тәкъдимнәрне республикада туган телләр һәм Халык бердәмлеге елын үткәрү буенча оештыру комитеты август ахырында игълан итәчәк.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*