tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Татарстанда быел гарәп графикасындагы текстларны күчерү эше автоматлаша
ВИДЕО: Татарстанда быел гарәп графикасындагы текстларны күчерү эше автоматлаша

ВИДЕО: Татарстанда быел гарәп графикасындагы текстларны күчерү эше автоматлаша

Татарстанда быел гарәп графикасындагы текстларны күчерү эшен автоматлаштырырга телиләр. Аларның күпчелек өлеше — метрика кенәгәләре — генеалогик тикшеренүләрнең нигезе. Аларны уку һәм күчерү кулдан эшләнә, бик күп вакытны сорый һәм чыгымлы.

Дәүләт комитеты гамәлгә ашырырга планлаштырган «Гарәп графикасындагы кулъязма текстларны тану һәм күчерү» проекты әлеге эшне автоматлаштырырга мөмкинлек бирә. Танырга һәм күчерергә кирәкле битләрнең күләме 7 миллион 514 меңнән артыграк. Болар Дәүләт архивы, ЗАГС, Татарстан Фәннәр академиясе документлары. Документлар Казан федераль университетында да бар. Проектның бәясе 24 миллион сум белән бәяләнә.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*