tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшәүдән мәгънә табып яшик
Яшәүдән мәгънә табып яшик

Яшәүдән мәгънә табып яшик

Үзенең кабатланмас чыгышлары, матур җырлары белән тамашачыларын сөендергән Роза Нәби кызы Яхина Төмән өлкәсендә һәм Омск якларында да танылган җырчы. Өлкәбездә актив җәмәгать эшлеклесе, Тубыл шәһәре себер татарлары милли мәдәни автономия советы әгъзасы, себер татар мәдәният үзәгенең “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле җитәкчесе  мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә Юрий Константинов исемендәге премия дипломанты, Булат Сөләйманов исемендәге премия лауреаты, “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” Бөтендөнья татар конгрессы медале белән бүләкләнгән, төрле дәрәҗәле бәйгеләрдә җиңү яулаган иҗат кешесе.

Омск өлкәсе, Каусы авылында туган Роза Яхина кече вакытыннан әнисе Уразбикә апа җырлаган “Уракчы кыз”, “Идел”, ”Рамай” җырларын тыңлап үсә. Ул укыган мәктәптә 6 нчы сыйныфка кадәрле татар теле һәм әдәбиятны укыталар. Татар теленә мәхәббәт бу буын вәкилләренә кече яшьтән тәрбияләнә.

Ул ничек татар юнәлешенә килгәне, Тубыл шәһәренең себер татар мәдәният үзәгендә эшли башлаган иҗат еллары турында сөйләде:”Тубыл шәһәрендә беренче мәртәбә 1991 нче елны фәнни-практик конференциядә катнашырга туры килде. Тубыл шәһәрендә үткәрелгән милли бәйрәмебез Сабантуен күреп кайттым. Аннары Малая Бича авыл клубында эшләгән чорымда “Чишмә” ансамблен оештырдым. Ансамблебездә 40 җырчы иде. Омск өлкәсенең төрле авылларында концертлар оештырдык. Ул елларны безгә фольклорчы Әсхат Ниязов (мәрхүм) килгән киде. Тубылга себер татар мәдәният үзәгенә ул чакырды. Мәдәният үзәге җитәкчесе Сафиулла Ильясов(мәрхүм) мине үзәкнең тарих-этнография музеена методист, аннары лаборант итеп эшкә алды. Омск өлкәсендә төп эшемдә эшләсәм дә, бу вазыйфаларны да алып бардым.  Музейны экспонатлар, себер татарлары фольклоры белән туплауда үземнең өлешемне керттем. Малая Бича клубыннан лаеклы ялга чыгып Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгендә эшемне дәвам иттем. Үзәк каршында ”Яшьлеккә сәяхәт” ветераннар ансамблен оештырдык. Быел ансамблебезгә 15 ел була. Үзем һәм ансамбль төрле дәрәҗәле бәйгеләрдә катнашып җиңүләр яуладык. Милли, дини бәйрәм концертларында катнашабыз. Төмән өлкәсенең күп татар авыл клубларында безне көтеп алалар, җырларыбызны яратып тыңлыйлар,”-дип сөйләде.

Роза апа Яхина иҗтимагый чараларда да актив катнаша. Аның җитәкчелегендәге “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбленең концерталарына татар җырларын-моңын тыңларга тамашачылары җыела. Ансамбльдә катнашучыларның күпчелеге ветеран укытучылар, хезмәт ветераннары. Роза Яхина һәм аның коллегалары яшәүдән мәгънә табып, сынауларга бирешмичә, яшьлек елларында башкарган, күңелләрендә саклаган җырларны җырлыйлар. Роза Яхина:”Без җирле авторларыбызның шигырьләренә көйләр иҗат ителгән җырларны башкарабыз. Гөлфизәр Абдрахманованың “Исәнмесез”, Сөнгатулла Бекенинның ”Искер” җырлары безнең һәм тамашачыларыбызның яраткан җырлары,”-ди.

Роза Нәби кызы Яхина фикердәшләре белән бергә барлык мәдәни чараларда, фәнни конференцияләрдә, фестивальләрдә, очрашуларда катнашалар. Быел Роза апага 15нче апрельдә 80 яшь тулды, “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле 15 еллык юбилей концертларына әзерләнәләр. Без аларны шатлыклы вакыйгалары белән котлап иҗат юлларында яңа үрләр яуларга язсын дигән теләктә калабыз.

Римма Умитбаева

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*