tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үзбәкстанда Фирганә һәм Кувасай татарлары Нәүрүз бәйрәменә багышланган концерт куйды
Үзбәкстанда Фирганә һәм Кувасай татарлары Нәүрүз бәйрәменә багышланган концерт куйды

Үзбәкстанда Фирганә һәм Кувасай татарлары Нәүрүз бәйрәменә багышланган концерт куйды

Шушы көннәрдә Үзбәкстанның Кувасай шәһәренең 11нче балалар музыка һәм сәнгать мәктәбе залында «Нәүрүз» язгы халык бәйрәме алдыннан «Мин яши торган дөнья» дип аталган концерт булды. Концерт Фирганә өлкәсенең Татар мәдәни үзәге тәкъдиме белән оештырылды.

Концерт программасында Фирганә Татар мәдәни үзәге, Кувасай мәдәният сарае, 11нче музыка һәм сәнгать мәктәбе иҗат коллективлары, шулай ук «Кувасай татарлары» фольклор татар коллективы катнашты. Бу турыда Татарстанның Үзбәкстандагы вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә

Концертта катнашучыларны һәм Кувасай шәһәре хакиме Р.Рәхимжонов, музыка мәктәбе директоры М.Сөләймонов, Фирганә өлкәсе Татар мәдәни үзәге рәисе А.Кәримов һәм үзәкнең киңәшчесе Р.Тугушев язның якынлашып килүче бәйрәме белән котлады.

Мәктәп педагоглары коллективы Кырым татарлары телендә «Айшем» популяр җырын башкарды.

«Кувасай татарлары» вокал ансамбле «Су буйлап» һәм «Утыр әле, яннарыма» танылган татар җырларын башкарды. Тамашачылар аларның чыгышларын алкышлар белән югары бәяләде, диелә хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*