tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үзбәкстанның Бохара татарлары Яңа ел концерты уздырган
Үзбәкстанның Бохара татарлары Яңа ел концерты уздырган

Үзбәкстанның Бохара татарлары Яңа ел концерты уздырган

19 декабрьдә Үзбәкстанның Бохара шәһәренең 5нче музыка мәктәбендә Бохара өлкәсенең татар-башкорт милли-мәдәни үзәге оештырган Яңа ел концерты узды. Концерт үзәк яшьләре тарафыннан оештырылды.

Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, чара югары дәрәҗәдә узган. Оештыручылар үзәкнең аксакалларын Яңа ел уңаеннан Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырган. Тамашачылар концертны бик яратып караган.

Анда Бохара өлкәсенең татар-башкорт милли-мәдәни үзәге активистлары чыгыш ясаган. Идарә рәисе Равил Җәбиров «Мин татар», Гөлсинә Рафикова «Кышкы чия», Халидә Сабитова «Эй, икегез» җырларын башкарган. Шулай ук Фирүзә Кучкарова, Ринат Шамбазов, Алсу Шамбазова, Дания Янбулатова, Әлфия Янбулатова һәм Руслан Галимов да чыгыш ясаган.

Концертта Нәсимә Гулова, Зөлфия Әхмәдшина, Земфира Гайнуллина, Әлфинә Яшина, Фәридә Камалова, Руслан Галимов, Диана Гайнуллина, Сабина Абдугалимова биюләр башкарган.

Әлеге чарада шулай ук Бохара өлкәсе Мәдәният идарәсенең филармония директоры, Таҗик милли мәдәни үзәге рәисе Рәүф Авезов катнашкан, диелгән хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*