tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Җанисəп- 2021” – апрельдə
“Җанисəп- 2021” – апрельдə

“Җанисəп- 2021” – апрельдə

19 гыйнварда Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасының киңəйтелгəн утырышы «Zoom» элемтəсе ярдəмендə узды. Онлайн рəвештə бу чарада Россиянең 76 төбəгеннəн һəм 31 чит илдəн 535 кеше катнашты, шул исəптəн Түбән Новгород өлкәсенең “Туган як” газетасы редколлегиясе, автономия җитəкчелеге һəм Сергачтагы татар милли үзəге белəн “Татар радиосы” дирекциясе дə Татарстанның Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рəисе Васил Шəйхразыевның апрель аенда узачак халык санын алуга корылган чыгышын дикъкать белəн тыңлады. Бу мөһим кампанияне миллəтебез тулы əзерлек белəн каршы алырга тиеш дигəн ниятеннəн чыгып, утырыш барышында җиде эшче төркем булдырылды һəм аларның рəислəре билгелəнде.

Башлангыч эшлəр хəерле сəгатьтə булсын. Илебездə татарлар санын икенче урында саклап калыр өчен, Нижгар төбəге татарларының милли басма матбугаты буларак, барысын да эшлəячəкбез. Тик Бөтендөнья татар конгрессының Бөтенроссия халык санын алу белəн бəйле рəвештə татар халкына юлланачак мөрəҗəгатендə татар матбугатына, аеруча Россия төбəклəрендə “Туган як” сыман чыгып килгəн газеталарның бу кампаниядəге рольлəренə игътибар бирелмəгəн, бу хакта лəммим юк.

“Татар иҗтимагый оешмалары, милли-мəдəни мөхтəриятлəр туган телебезне, мəдəниятебез һəм гореф-гадəтлəребезне саклау һəм халкыбызның тарихи-мəдəни мирасын баету буенча игелекле гамəллəр кыла”, – диелгəн юлларга тап булгач, Татарстаннан читтə 30 еллар дəвамында татар теле һəм мəдəнияте, дине һəм гореф-гадəтлəре сагында торган масса-күлəм чаралар  өчен күңелне ниндидер рəнҗү хислəре билəп алды. Мисал өчен ерак бармыйк, үзебезнең өлкəне алыйк. Без иҗтимагый оешмаларга һəм милли-мəдəни үзəклəргə иң бай төбəк. Араларында иң яшь булып Сергачтагы татар милли үзəге тора. Хəер, аның кул астында эшлəп килгəн “Татар радиосы” бар. “Җанисəп- 2021” кампаниясендə ул аны файдаланачак. Ə башкалары бу өлкəдə халыкка мөрəҗəгать белəн чыгу өчен нинди үтемле информацион чыганакны кулланачак соң? Кызганычка, əле конференциялəр дə, җыеннар да уздырырга ярамый, ə интернет чыганакларын урта һəм өлкəн буынның күпчелеге əйлəми. Шуңа халык санын алу кампаниясендə төбəк татарларының аек караш белəн катнашуын оештыру “Туганяк” газетасына ятачак. Һəм, иманым камил, башка төбəклəрдə дə татарларны берлəштерүдə төп чыганакларның берсе булып җирле газеталар тора.

Кызганыч, югарыда телгə алган мөрəҗəгатьне төзегəндə БТКның Милли шура əгъзалары никтер моңа игътибар итмəгəннəр кебек тоелды. Бəлки, электрон мəгълүмат чыганакларына ышанып, регионнарда чыгып килгəн татар басма матбугаты гүр якасында тора дип, исəпкə алмаганнардыр. Ə бит бөек кешелəр “басма сүз – көчле корал” дип тикмəгə генə əйтмəгəннəр һəм безнең бүгенге мисалда да бу бик актуаль яңгырый.

Олег ƏНДƏРҖАНОВ.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*