enrutat
Баш бит / Милли тормыш / Кеше хокуклары (страница 2)

Рубрика: Кеше хокуклары

Татарстан мөфтие ТР прокурорына мөрәҗәгать итте

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин тикшерүләр вакытында илебез гражданнарының иреге һәм хокуклары тупас бозылуы хакында мәгълүматларны тикшерүне сорап Татарстан Прокуроры Илдус Нәфыйковка мөрәҗәгать итте.

Дәвам »

“Кайгыртучан әни”

Беренче өчлек тавыш бирү юлы белән сайлана. Акцияне оештыручылар ике катнашучыны үзләре бүләкләячәк. ТР ЮХИДИ идарәсе исә соңгы бер елда юлда штарфларсыз йөргән “автоәни”гә үз бүләген тапшырачак.

Дәвам »

Самарадагы «Туган тел» оешмасы РФ нең Телләр турындагы законына үзгәртүләргә каршы

Самарадагы «Туган тел» өлкә татар оешмасы активистлары Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировка мөрәҗәгать хаты юллаганнар. Оешма президенты Ильяс Шакуров имзалаган әлеге хатта РФ нең Телләр турындагы законына үзгәртүләр кертү турындагы законпроектына катгый каршы булганнарын белдерәләр. Бу законпроект Самара татарлары фикеренчә урыс булмаган халыкларның фаҗигасен катгыйландырачак һ0м мәгариф чиновникларына туган телләрне укытуны юкка чыгару өчен юл ачачак, димәк, ...

Дәвам »

Милли оешмалар урнашкан бинаны cаталар

Казан хакимияте татар милли оешмалары урнашкан Карл Маркс урамындагы 41-нче йортны сатуга куйган. Моның артында Русия ФСБсы тора, урамга куып чыгарып эшчәнлегебезне туктатырга телиләр, дип белдерә иҗтимагый оешма вәкилләре. Казан шәһәренең җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты сәхифәсендә Карл Маркс урамындагы 41/13-нче йортның сатылачагы турында белдерелә. Федераль дәрәҗәдәге мәдәни мирас истәлеге булган бу бинаның башлангыч бәясе 11 миллион 624 мең сум ...

Дәвам »

Үземне могҗизалар илендәге кебек хис итәм

Кичләрен телевизор карыйм. Каналлар күп, ләкин мин шырдый-бырдый җырчыларның сәхнәдә сикергәләп йөрүләрен дә, “сабын опералары”н да өнәп бетермим, көндәлек яңалыкларны белсәм, шул җитә. Соңгы вакытларда яңалыкларны тыңлаганда үземне могҗизалар илендәге кебек хис итә башладым әле. Кайвакыт без нинди илдә яшибез соң дигән уйлар да килгәли, чөнки кайбер хәлләрне аңларга баш җитми, дөресрәге, алар башка сыймый. Башта Беренче каналны ачып куям, ...

Дәвам »

Кеше кыйммәте белән кем хаклашыр?

Глобальләшү миграция процессын да көчәйтте. Ә диннәр, милләтләр төрлелеге күзәтелгән мохиттә низаглар булмый калмый. Соңгы арада халыкара проблемалар күбәюен исәпкә алып, кеше хокукларын яклауга да игътибар артты. Сентябрь ахырында Россия Дәүләт Думасы дин тотучыларның хокукларын яклау йөзеннән Җинаять кодексына үзгәрешләр кертүне хуплады. Яңа канун буенча дингә инанган гражданнарны мыскыл итүчене 300 мең сумга кадәр штраф көтә. Мөслимәләргә сүз катарга ярамый?! ...

Дәвам »

Республикаларны бетерүгә керешәләр

Бу идея Россиянең дәүләт структураларында инде күптәннән чәйнәлә. Иң башта аны В.Жириновский яңгырата башлады. Республикалар, бу ЛДПР җитәкчесенең чираттагы клоунадасы гына дип, әлеге фактка әллә ни зур әһәмият бирмәделәр, сыман. Ләкин берничә ел узу белән, Себердә кайбер милли округларны рус өлкәләре белән берләштереп юкка чыгардылар. Бу юнәлештә ясалган икенче адым шундыйрак иде. 2006 елдан бирле эшләп килүче “Проблемаларны анализлау һәм ...

Дәвам »

Нугайлар автономия таләп итә

Нугайлар Русиядә үз җирле автономиясен булдыруны сорап Русия президентына мөрәҗәгать юллаган. Дагыстанның Нугай районы Терекли-Мәктәп авылында узган корылтайда катнашкан вәкилләр Русия президенты Владимир Путинга нугайлар күмәкләшеп яшәгән Ставрополь крае, Чечня һәм Дагыстан җирлегендә автономия булдыруны сорап мөрәҗәгать юллаган. Алар фикеренчә, Дагыстаннан аерылып автономия булдыру гына аларны этнос буларак сакланып калуга һәм киләчәк буынга үз җирләрен саклап калырга мөмкинлек бирәчәк. Русия ...

Дәвам »

«Милләтләр эшләре кәнәфие генә милли проблемнарны чишми»

Киләчәктә Русиядә милләтләр эшләре вәкиле булачак. Галим Дамир Исхаков бу урынны булдырып кына милли һәм милләтара мәсьәләләрнең чишелмәячәген әйтә. Ел ахырына кадәр Русиядә милләтләр эшләре вәкиле (омбудсмен) булдырылачак. Бу урынга президентның милли мәдәниятлар киңәшчесе Владимир Толстой, йә Дәүләт думасында милләтләр эшләре комитеты башлыгы Гаджимет Сафаралиев куелачак дип хәбәр ителгән иде. Әмма Сафаралиев «Известия» газетына бу урынга бармаячагын әйтте. Сафаралиев фикеренчә, ...

Дәвам »