tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубыл яшьләрен котлыйбыз!
Тубыл яшьләрен котлыйбыз!

Тубыл яшьләрен котлыйбыз!

Казанда узган татар яшьләре көннәрендә Төмән дәүләт университетының Тубылдагы филиалының филология факультеты студентлары Гөлнур Зиннәтуллина һәм Сәрия Кәбирова катнаштылар. Сәрия Кәбирова кичерешләре белән уртаклашты: ”Татар яшьләренең очрашулары быел “Идел” яшьләр үзәге оешмасының 30 еллыгына туры килде. Утыз ел элек тә актив яшьләребез булган. Алар туган телебезне, мәдәниятебезне саклау һәм киләчәк буын турында  уйлаганнар. Ләйсән Сафина “Идел ” яшьләр үзәгең җитәкчесе, бу матур чараларны оештыручылар төрле милли рухта бәйгеләр, түгәрәк өстәл янында очрашулар, мастер-класслар, уеннар, концертлар уздырдылар. Илебезнең төрле өлкәләреннән яшьләр белән татар телендә аралаштык. Мин татар кызы бәйгесендә катнашып җиңү яулап кайттым,”-диде.

Лидерлар бәйгесендә җиңү яулаган Гөлнур Зиннәтулллина: ”Лидерлык-ул эшебезгә нәтиҗә  ясау түгел. Без дәрәҗәбезне күтәрергә, тагын да уңышлы эшләргә тиешбез. Тубыл шәһәрендә  татарча диктант үткәрергә, балалар арасында лидерлар мәктәбен һәм “фатирник” – очрашулар оештыруны планыбызга керттек. Төмән өлкәсе “Яшь буын” оешмасы җитәкчесе Фәрит Кормановның гаять зур ярдәме сизелде. Төмән өлкәсе төркемендә Тубыл егете Айдар Ниязов та катнашты. Тубыл шәһәренең унбишенче мәктәбен  тәмамлап, Казанның И.В.Әүһадиев исемендәге  музыка көллиятенә укырга кергән Айдар Ниязов якташлары төркемендә бәйгедә катнашып, “Уңган  егет” номинациясендә җиңү яулады. Талантлы, яшь егет бөтен тамашачыларның, катнашучыларның мәхәббәтен яулады. Төмән өлкәсе  төркемдә без тату булдык, башка өлкәләрдән килгән делегатлар белән дә аралаштык, фикерләр белән уртаклаштык,”-дип сөйләде.

Яшьләргә яңа ачышлар һәм алдыгызга куйган максатларыгызны тормышка  ашыру өчен илһам телибез.

Римма Умитбаева

Тубыл

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*