tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Урал моңы” – дуслык күпере
“Урал моңы” – дуслык күпере

“Урал моңы” – дуслык күпере

Халыкара “Урал моңы -2018” конкурс-фестивале күпсанлы катнашучылар белән кунакларның барысын бергә яшьлек, иҗат, музыка бәйрәменә җыйды. Фестиваль “Русия мәдәнияте” Федераль максатлы программа кысаларында һәм 2020 елда Уфада үтәчәк Бөтендөнья фольклориадасына әзерлек чарасы буларак үткәрелде. Бу конкурс-фестиваль — төрки халыкларның музыка дөньясында гаять зур вакыйга. “Урал моңы-2018” – кызыклы аралашу даирәсе, халыклар арасындагы дуслык күперенең үсеше һәм ныгуы да.

Башкортстанга Төркия, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Саха (Якутия), Дагстан, Алтай, Тыва, Татарстан, Мәскәү, Әстер­хан өлкәсеннән иң яхшы иҗади коллективлар һәм башкаручылар җыелды.

Фестивальне тантаналы ачу һәм жирәбә салу башкаланың М. Гафури исемендәге ял паркында үтте. Конкурсантлар үзләре­нең нинди сан астында чыгыш ясаячакларын “Ман­зара тәгәрмәче” кабиналарына утырып, иң югары ноктасына менгәч кенә белә алды. Моның өчен һәр конкурсант, кечкенә бал мичкә­сен сайлап алып, аның төбендә язылган сан буенча кабинага утырды. Анда аларны милли киемдәге башкорт кызы “Башкорт халкының алтын мирасы” басмасы белән каршы алды. Бу бәйрәм басмасының битләренең берсендә кат­нашучы өчен сер ‒ сан язылган иде. Шул номер буенча ул үзенең кайчан һәм кем артыннан чыгыш ясаячагын белде.

Фестивальнең икенче көнендә конкурсантларның чыгышын мәртәбәле жюри әгъзалары бәяләде. Кич Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филар­мониясендә гала-концерт үтте.

Сихри музыка, үзенчә­лекле тавышлар, чагу төстәге костюмнар һәркем­нең күңеленә хуш килде. Сәхнәдә төрле милләт моңнары яңгырады. Гала-концертта “Урал моңы-2018” фестиваль-конкурсының лауреатлары, дипломантлары чыгышыннан соң, жюри әгъзасы, хомусчы-виртуоз, Саха (Якутия) Рес­публи­касының Якут дәүләт эстрада театры артисты, төрки яшьләрнең “Урал моңы-2010” Халыкара конкурс-фестивале лауреаты Юлияна Кривошапкина искиткеч музыкаль бүләк ясады.

Гран-при һәм 250 мең сум акчалата сертификатны Казахстаннан килгән Рәсүл Корбанов яулады. Ул, уйгыр халкының искиткеч моңын ишеттереп, “Хәтер­лисеңме мине?” җырын башкарды.

Фестивальнең жюри рәисе, композитор, Башкор­тстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Ш. Бабич исе­мендәге яшьләр премиясе лауреаты Урал Иделбаев үзенең тәэссоратлары белән уртаклашты.— Мәгълүм булганча, фестиваль ике елга бер үткәрелә, — диде ул. Шуңа күрә без аны түземсезләнеп көтеп алабыз. Шәхсән ми­нем үземә, музыкант буларак, бу конкурс бик кызыклы. Монда яңа ачышлар ясала. Конкурсның дәрәҗәсе ел­дан-ел күтәре­лә. Катна­шучыларның ге­огра­фиясе дә киңәя. Быел Казах­станнан көчле әзерлек белән килсәләр, башкортстанлылар да сынатмады. Безнең максат – киләсе егерменче юбилей фестива­ленә барлык төрки телле халыкларның иҗади коллек­тивларын һәм башкаручы­ларын бер сәхнәгә җыю.

Төрки яшьләрен бергә җыйган бу зур чара фес­тивальнең гимны –‒Урал Иделбаев иҗат иткән “Урал моңы” җырын төрле телдә башкару белән тәмамланды.

Зөһрә Исламова.

kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*