tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Башваткыч”та Татар конгрессы

“Башваткыч”та Татар конгрессы

2 февраль көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Аппараты хезмәткәрләре “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалының “Башваткыч” тапшыруында катнаштылар. Тапшыруда үз көчләрен Бөтендөнья татар конгрессы Фонды директоры Зиннәтова Сәрия Фәйзелхак кызы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Яруллин Тәбрис Мөдәрис улы һәм Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү бүлегенең баш референты Нигъмәтуллина Гөлназ Әлфинур кызы сынадылар.IMG_4379

Шулай ук катнашучыларның җанатарлары булып Татар конгрессының күпчелек хезмәткәрләре дә килгәннәр иде. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең I урынбасары Шакиров Данис Фәнис улы Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән тапшыруның музеена истәлекле бүләкләр тапшырды.

“Башваткыч” җиңүчесен һәм шулай ук тапшыруның кызыклы мизгелләрен күрергә теләүчеләр “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалында Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлегенә багышланган чыгарылышны тиздән зәңгәр экраннарда карый алачаклар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*