tatruen
Баш бит / Татар авыллары / Белозерье – күп гасырлык тарихы булган татар авылы.
Белозерье – күп гасырлык тарихы булган татар авылы.

Белозерье – күп гасырлык тарихы булган татар авылы.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм “Яңа гасыр” телевидениесе белән берлектә әзерләнеп эфирга чыгучы “Халкым минем…” тапшыруының иҗат төркеме һәм конгресс каршында эшләп килүче Бөтенроссия татар авыллары оешмасы рәисе Рәшит Сәнҗапов Мордовия республикасының Ромодан районы Белозерье авылында булып андагы милли һәм дини тормыш, яшәеш белән якыннанрак танышып кайтты.

18401a64dae0[1]Белозерье – күп гасырлык тарихы булган татар авылы. Ул Россиядәге иң зур татар авылларыннан санала. Бүгенге көндә анда 3000 кеше яши. Барысы да татарлар. 680 хуҗалык исәпләнә. Авылда урта мәктәп. Белем алучы балаларның саны – 360. Ә 60 бала район үзәгенә барып белем үзләштерә.

Мәктәпкәчә яшьтәге 350 бала үсә авылда. Кызганыч, балалар бакчасы әлегә авылда юк, ләкин якын киләчәктә төзелер дип өметләнә авыл халкы. Чөнки халык саны ел саен арта. Мәсәлән, авылда 26 кеше үлгән, 49 бала дөньяга килгән. Авыл башлыгы – Гафур Галәв улы Абдрәшитов. Ул дүрт ел әлеге вазыйфаны башкара. Шәхси эшмәкәрләр күп. Барлыгы 32 предприятие исәпләнә.

6952b54d0388[1]Көнбагыш та үстереп саталар, үзләренең автосервислары, машина юдыргыч салоннары, ягулык салу станцияләр дә эшләп тора. 170 фермер хуҗалыгы бар. Белозерье авылында барлыгы ун кибет булса, шуларның берсендә дә аракы да, тәмәке дә сатылмый. Авыл халкы бик дини, 99% милләттәшебез намазга баскан. Биредә сигез мәчет халыкка хезмәт итә.

Бөтенроссия татар авыллары оешмасы рәисе Рәшит Сәнҗапов әлеге авылның башлыгы, “Белозерье” авыл хуҗалыгы кооперативы башлыгы һәм авыл, район советы депутатлары белән дә очрашты. Әлеге очрашуда бүгенге көндә татар авылларының хәле, проблемалар, аларны чишү юлларын эзләү, тәҗрибә уртаклашу турында сүз барды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*