tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәрләренә Татар халкының үсеш стратегиясе эскизы тәкъдим ителде
Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәрләренә Татар халкының үсеш стратегиясе эскизы тәкъдим ителде

Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәрләренә Татар халкының үсеш стратегиясе эскизы тәкъдим ителде

16 нчы гыйнварьда татар халкының үсеш стратегиясен төзү буенча утырышлар башлана. Беренче очрашуларга старт Тукайның туган ягы Арчада бирелә. Мондый мөһим вакыйга алдыннан, стратегик документның эскизы конгресс хезмәткәрләренә тәкъдим ителде.

Телебезне саклау, аны үстерү эшен, без иң беренче чиратта үзебездән башларга, стратегиянең максаты, асылы хакында гаиләбездә, дусларыбызга аңлатырга тиеш, ди Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев.

Стратегиянең эскизы белән Фәннәр Академиясе вице-президенты, Милли Шура рәисе урынбасары Дания Заһидуллина таныштырды. Ул белдергәнчә, татар халкының үсеш стратегиясенең максаты – берләшү, уртак үсеш юлы булдыру.

“Халыкны “Мин татар” идеясе белән берләштерергә кирәк. Шуңа күрә Татар халкы үсеше стратегиясенең төп шигаре буларак Шиһабетдин Мәрҗанинең бераз үзгәртелгән “Кем МИН ТАТАР булмагач”  гыйбарәсе тәкъдим ителде”, – диде Дания Заһидуллина.

  • Әлеге эскиз җәмәгатьчелек белән очрашулардан соң үзгәрешләр кичерәчәк. Без көчле якларыбызны табып, аларны үстерергә тиеш. Татар халкы үсеше стратегиясе нигезедә юл картасы төзү дә мөһим, – дип ассызыклап узды Милли Шура рәисе урынбасары.

Беренче бурычлар инде 2020 нче елга ук башкарылырга тиеш. Стратегия, гомумән алганда, үсеш юлын  2050 нче елга кадәр күзалдында тота.

Агымдагы елның 16 гыйнварыннан Татарстан районнарында , ә февраль аеннан Россия төбәкләрендә стратегик документның эскизы татар җәмәгатьчелегенә тәкъдим ителәчәк. Иң кызыклы фикер- тәкъдимнәр эш барышында ук эскизга кертелеп, 15 нче июньдә проект тәкъдим ителергә тиеш. Стратегияне кабул итү вакыты 30 нчы августка билгеләнгән.

“Без һәр кешедән, шулай ук конгресс хезмәткәрләреннән дә кызыклы тәкъдимнәр көтәбез”, – ди  Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәхразиев. Чөнки бергә уйлап, бергә тупланган идеяләр татарның мәдәни казанышларын бренд буларак дөнья күләмендә танытырга, тотырыклы үсеш булдырырга, татар дөньясын заманча мәгүлүмат кырына яраклаштырырга ярдәм итәчәк. Стратегия татар телен камил белүчеләрне дә, шул ук вакытта туган телендә аралаша алмаучыларны, төрле дин вәкилләрен, татарстанлыларны, республикадан читтә яшәүчеләрне  дә үз тирәсендә туплый ала.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*