tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессының VI съездының пленар утырышы башланып китте!

Бөтендөнья татар конгрессының VI съездының пленар утырышы башланып китте!

Бүген, 3 августта Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөтендөнья татар конгрессының VI съездының пленар утырышы башланып китте.

Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин рәислек итә.

Съездка 326 делегат сайланды: Татарстан Республикасыннан – 106, Россия Федерациясенең 73 төбәгеннән – 500, 41 чит илдән – 250.

Съезд эшендә 826 делегаттан 811 кеше катнаша.

Съезд эшендә республика җитәкчелеге катнаша: Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов; Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев; Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Валерьевич Песошин; министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре; муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыклары.

Съезд эшендә Россия Федерация Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиленең урынбасары Мельниченко Олег Владимирович; Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре комитеты рәисе, Федераль татар милли-мәдәни мохтарияте советы рәисе Гыйльметдинов Илдар Ирек улы; Россия Федерациясе Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре идарәсенең департаменты башлыгы Ерёмин Евгений Владимирович; Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе Меженько Андрей Владимирович; Россия тышкы эшләр министрлыгының чит илләрдәге ватандашлар белән эшләү департаменты директоры Олег Сергеевич Мальгинов катнашалар.

Делегатлар съездның президиумын, мандат, хисап, редакция комиссияләрен, секретариатны сайладылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*