tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлки районы туган як тарихын өйрәнү музее балалар өчен Сабантуе үткәрде
Әлки районы туган як тарихын өйрәнү музее балалар өчен Сабантуе үткәрде

Әлки районы туган як тарихын өйрәнү музее балалар өчен Сабантуе үткәрде

С.Лисенков исемендәге туган як тарихын өйрәнү музее  балалар өчен Сабан туе үткәрде.

Бәйрәмне Тыл хезмәтчәннәре скверында оештырдылар. Анда “Ромашка” балалар бакчасының өлкән төркемен һәм шушы тирәдә яшәүче сабыйларны чакырдылар. Музей хезмәткәрләре балалар белән күп төрле уеннар оештырдылар. Малайлар-кызлар аркан тартуда, авызга йомырка салынган кашык кабып йөгерүдә, капчык киеп узышуда, чиләк белән су ташуда, чүлмәк ватуда ярыштылар, бауга эленгән бүләкләрне кисеп алып шатланыштылар. Сабантуй турында җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Аннан эшмәкәр Гүзәл Төхвәтуллина китергән  тәм-томнар белән сыйландылар.

Соңыннан балалар музейның космонавтика залында булдылар, андагы экспонатлар белән бик кызыксынып таныштылар. Музей хезмәткәрләре кечкенә кунакларга Әлки районы гербы, аның тарихы турында да сөйләделәр.

–Бәйрәмне оештырганда без нәни дусларыбызны халкыбызның гореф-гадәтләре белән таныштыруны, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләүне, туган ягыбыз тарихына кызыксыну уятуны максат итеп куйдык,–ди музей хезмәткәре Рамилә Галиева.

http://alki-rt.ru/

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*