enrutat
Баш бит / Ир канаты ат булыр
Ир канаты ат булыр

Ир канаты ат булыр

 

Минем бүгенге әңгәмәдәшем бик кызыклы, күпкырлы, булдыклы шәхес. Һөнәрләре дә санап бетергесез. Үзе галим-агроном, ветврач,  зоотехник, үзе төзүче, селекционер,  үзе бухгалтер… Чынлап әйткәндә, булдыра торган татар. Заманында ул Башкортстан Югары Советының 12 нче чакырылыш депутаты булган. 2003 елда Башкортстан Президентына кандидат та була. 1991 елның 24 июлендә  СССРның авыл хуҗалыгы министры Геннадий Кулик кулыннан «Реформатор №1» дигән таныклык һәм авыл хуҗалыгын яңача үзгәртеп коруга беренче санлы приказ алып кайткан татар ул. Сүзем кресьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе ИДИАТУЛЛИН Хәсән Сәгыйтҗан улы турында. Аларның эшчәнлегенең төп юнәлеше – атлар үрчетү, терлекчелек, кыргый хайваннар тәрбияләү. Хуҗалыгында нинди генә кошлар юк, гаҗәп. Аккошлар, тәвә кошлары, кыр үрдәкләре, фазаннар… Чуар болан, аю, кәҗә… Тагын күп төрле хайваннар. Үзе бер зоопарк! Бар эшен җиренә җиткереп башкаручы, туган төбәгендә ел саен милли бәйрәмебез Сабан туйларын оештыручы зыялы зат Хәсән Сәгыйтҗан улы белән булган әңгәмәне «Халкым минем» газетасын укучыларга да тәкъдим итәбез.

Хәсән абый, атлар белән «җенләнүегез» кайчан башладыгыз?

– Татар телендә «үземне белгәннән бирле», дип еш кулланыла торган әйтем бар. Бу миңа бик туры килә. Әтинең – колхозның бригадиры, аның кулында ат бар иде. Кечкенәдән әтинең ат яратуын, аңа булган мөнәсәбәтен, җылы карашын күреп, белеп, аңлап үстем. Безнең заманда авыл малайларының батыр, көчле шәп егет булып үсәселәре килә иде. Шәп егет буласың килсә, син, әлбәттә, атта бик шәп итеп йөрергә тиеш. Бу инде Сабан туйларында беренче килү дигән сүз. 4-5 яшьтән әти янына ат арбасына утырып, дилбегәне алып, үземне зур кеше итеп тоеп, ат белән идарә итүемә мактануымны хәтерлим әле. Ат бит инде ул транспорт, йөк ташый, эш эшли. Менә шул вакыттан бирле ат тезгенен тотып мин бүгенге дәрәҗәгә килеп иттем. Еш кына: «Нигә нәкъ менә ат белән шөгыльләнәсең?» – дип сорыйлар.  Бу сорауга дөрес итеп җавап бирә алганым юк иде, менә бүген, бәлки мин ат хайваннары алдында галәмдә яшәгән кешеләрнең бурычларын үтимдер дигән уй килде.

Менә бүгенге көндә ничә баш ат асрыйсыз?

Мең баш дип әйтсәм, җитәме? (Көлә)

Әлбәттә! Татар токымлы атлар үрчетәбез дисез. Нинди була ул татар токымлы ат? Ул башкалардан ни белән аерыла?

– Татар токымлы ат татарга ошаган инде – эшли дә, эшли. Тырыш, матур, көчле, булдыклы. Башка токымлы атлар булдырмаганны булдыра. Башка токымлыларны да кимсетәсем килми. Атлар алар, гомумән акыллылар. Ләкин һәр токымның үзенә генә хас үзенчәлеге бар. Татар токымлының үзенчәлеге шул – түземле, күндәм. Ул табигатьнең кырыслыгына: зәһәр суыкларга, челлә эсселегенә, җәйнең черкиенә, кигәвененә сабыр гына түзә. Нинде авырлык булса да сер бирми. Нәкъ безнең милләт кебек.

1000 баш атны карарга, тәрбияләргә, ашатырга, ризыгын тупларга кирәк. Менә бу барлык эшләрне ничә кеше башкара? Сезнең эшне дәвам итәрлек ул-кызларыгыз бармы?

– Аллага шөкер, ике улым, ике кызым, өч оныгым бар. Олы улым Гияз да «ат чире» белән чирли, аграр университетны тәмамлап, 26 яшендә үк фәннәр кандидаты булды. Быел ел башыннан Татарстанга күчте, дөресрәге чакырып алдылар. Әлмәттә, «Татнефть»тә шушы эш белән шөгыльләнә. Бик тырыш, йөзгә кызыллык китерми. Икенче кызым Айсылу  юристпруденция буенча белем алды. Тагын бер кызым – Айгөл, шулай ук атлар белән шөгыльләнә, мастер-тренир, мастер-жокей. Дүртенче балабыз, Сәгыйтҗан минем белән. Хуҗалыктагы эшне төптән тартучы ул. Безнең бит хуҗалыкта атлар гына түгел, сыерлар, сарыклар, боланнар, аюлар  да бар. Алар үзләре 1000 баштан артык – аларга сөенәбез генә. Без, татарлар, үзебез булдыклы бит. Бар эшне дә үзебез башкарырга тырышабыз. Шулай да, барысына да көч җитеп бетми инде – унга якын булышчыбыз бар. Элеккеге заман, колхоз системасы булса, хуҗалыкта 150ләп кеше эшләгән булыр иде. Аның гади эшчесе дә, ветеринары да, зоотехнигы да, савымчысы да, атларны өйрәтүчесе дә, селекционеры да бик кирәк. Татар токымлы ат дибез, безнең хуҗалыкта үткән нәтиҗәгә барып җиткән селекцияне әле Россия күләмендә беркем эшләмәгән. Бу сүзләрне мин авыз тутырып әйтәм. Дөрес түгел диючеләр бар икән, минем белән бәхәсләшсеннәр, киресен исбатласыннар. Мин моңа әзер. Без зур селекция эшләдек. Бу бик авыр, нечкә эш.

Үзебез төзелеш эшләрен дә алып барабыз.  200 метр озынлыкта, 9 метр биеклектәге ат абзары төзеп чыктык. Мәйданы 5500 квадрат метр. Шушы зур эшне ничек башкарып чыктык, Гөлназ, беләсеңме?! Без, татарлар, әйткәнемчә, булдыклы халык. Тәүлегенә 18-19 сәгать тә эшли безнең татар.

Атларны сатып алырга теләүчеләр булса?

– Әйбәт кулларга сатабыз. Без токымлы сыер, токымлы ат, токымлы кәҗә, токымлы сарык үрчетәбез.

Атларыгыз күп булгач, бәлки сез кымыз да җитештерә торгансыздыр?

– Кымыз – бик файдалы эчемлек. Аның шифасын сөйләп бетерә торган түгел. Авырый башласак, даруханәгә барып дару алып, учлап аны ашыйбыз, сыкранабыз. Кымыз шул сыкрануларны юкка чыгара торган эчемлек. Ул бавырны, бөерне, кан тамырларын чистарта. Булдырып булганча аны эчәргә кирәк. Минем үземнең 3-4 литр эчкән көннәрем дә бар. Кымызны 2-3 ай чиләгеннән эчсәң, биш-алты елга гомер озыная, яшәрәсең. Чиләктән алып эчсән, ул тагын да әйбәт. Дөрес, бөтен кеше дә чиләктән эчә алмый. Шулай да, иң түбән сыйфатлы кымыз да, барыбер кымыз булып кала. Башкортстанда бу эчемлекне күпләп ясыйлар. Кымызны сезонлы эчемлек итеп июнь, июль, август, сентябрь айларында ясыйбыз. Элек ел әйләнәсендә дә ясый идек.  Хәзер төзелешләр белән ныклап шөгыльләнгәнлектән, вакыт җитеп бетми. Киләчәктә кабат ел дәвамында ясарбыз дип уйлыйм. Нигә халыкны яшәртмәскә әле? (Көлә)

Ит өчен дә атлар асрыйсызмы?

– Ит өчен генә дип махсус асрамыйбыз. Кайсыдыр бер ягы белән селекциянең бер ноктасына гына да җавап бирмәсә, ул мал икенче юлга китә инде. Аннан ит, колбаса, казы, казылык ясыйсың. Бу эш хатыным өстендә. Минем хатыным алтын бит. (Көлә) Мин гел мактыйм хатынымны. «Әз-мәз юләр атын мактар, урта юләр хатынын мактар, чын юләр үзен мактар», –  дип әйтәләр бит. Мин гел шулай дим дуслар белән шаяртып сөйләшкәндә. «Мин кем булам инде», – дигән булам. Рәхәтләнеп шулай көлешеп яшибез. Дөрестән дә минем хатыным Филзә Әнвәр кызы бик яхшы хатын. Аңа да ат белән җене кагылган.

Чабышкы атларыгыз күпме?

– Аларны күпләп тоту җиңел түгел. Безнең бүгенге көнгә 20 баш чабышкы атыбыз бар. Аңлаган кешегә ул нык күп. Ярышларда Казанда да, Мәскәүдә дә, Уфада, Чиләбедә дә, Оренбургта да катнашабыз. Россия Президенты кубогына да ике тапкыр катнаштык. Кызым Айгөл атларны үзе әзерли, үзе чаба. Рәхмәт инде аңа… Атлар белән күргәзмәләрдә дә еш булабыз. «Атларым минем, атларым» дигән күргәзмәдә Казанда, дүрт тапкыр Санкт-Петербургта, биш тапкыр Мәскәүдә, бер мәртәбә Халыкара күргәзмәдә Швецариядә булдык. Егерме дүрт алтын медаль алдык, көмешләре, бронзалары бик күп – санын хәтерләмим дә. Шулай әкрен генә үзебезчә, татарча тырышып яшәп ятабыз.

Ничә гектар җирегез бар?

– Җиребез күп, Аллага шөкер. Аредада да, үзебезнең милектә дә, көтүлекләре белән 2000 гектарга якын. 1000 баштан артык мал, аларның үзләренә 1000-1500 гектар көтүлек җире кирәк.

Хәсән абый, шундый мавыктыргыч итеп сөйлисез. Менә бу язма белән танышкан кемнеңдер сезнең утарны үз күзләре белән барып  күрәсе килсә, нишләргә тиеш? Кунаклар кабул итәсезме, утар буйлап экскурсияләр оештырасызмы?

– Яхшы кешеләргә, изге ният белән йөрүчеләргә, чын күңелдән, ихлас килүчеләргә безнең капкабыз һәрчак ачык. Без Башкортстанда яшибез. Ата-бабаларыбыз да ничә йөз еллар шунда яшәгән. Монда яшәсәк тә без үзебезне Татарстаннан башка күз алдына китермибез. Башкортстанның Иглин дигән районында Олы Теләк дигән  бар. Ул Уфадан ерак түгел, сиксән чакрым.  Зур авыл ул, кайчандыр район үзәге булган. Шушында килеп: «Хәсән абый кая тора?» – дип сорасаң, мине анда бөтен кеше белә. Рәхим итсеннәр.

Атлар сезнең өчен нәрсә ул?

– Ул минем өчен бөтен нәрсә дә: шатлык, күңел байлыгы, барлык, гомумән, бу җирдә яшәеш.

Гөлназ ШӘЙХИ

«Халкым минем» газетасы

октябрь 2017 ел

 

 

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*