enrutat
Баш бит / Калфак кигән хатын-кыз җыелган
Калфак кигән хатын-кыз җыелган

Калфак кигән хатын-кыз җыелган

«Калфак туе» дип аталган мәҗлесләр Тукай заманнарында да оештырылган. Без моны Тукайның сөйгәне Зәйтүнә Мәүледова истәлекләреннән дә укып беләбез. Ул чорда да калфак бәйрәменә кызлар ак күлмәктән, ак калфактан гына йөргән. Гомумән, ак төс хатын-кызларыбызның табигый матурлыгына, сафлыгына дәлил булып тора. Ак төстәге кием кигән һәм атрибутларга ия булган герой рухи матурлык, изге күңеллелекнең романтик гәүдәленеше булып торган. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты каршында эшләп килгән “Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызлар җәмгыяте әнә шул тамырларга кайтуны максат итеп куя да. Бала тәрбияләү, гаиләдә хатын-кызның бурычлары, милләт язмышы, рухи, милли мирасны үзебездән килгән буыннарга түкми-чәчми җиткерү – хатын-кыз гына башкарырдай изге гамәлләр.

Пенза өлкәсе Кутеевка авылыннан килгән Фирдәвес ханым Тумеркина — милли ризык, аш-су остасы. “Өчпочмак, пәрәмәч, бәлеш, чәк-чәкләр пешерәбез. Беләсезме, безнең продукцияне татар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә яратып ала. Мин 20 ел Әстерхан каласында торган идем. Шул шәһәрдән бәлеш пешерү серләренә өйрәндем. Борынгы рецептым да бар. Татар гаиләләрендә Коръән ашы, башка бәйрәмнәргә шушы бәлешемне гел пешертәләр, чөнки бик тәмле чыга, бозылмый да. Мин аны фәкать авыл продукциясеннән генә әзерлим, өстәвенә хәләл. Бүген беренче тапкыр “Калфак туе”нда катнашам. Дөрес оештырылган бәйрәм, ризыкларда гына түгел, милли киемнәребезгә дә кайтырга кирәк.”

“Калфак туе” концерт номерлары белән үрелеп барды. Махсус әлеге проектка багышланган номерлар күзгә ташланмаса да, андыйлары да булды, мәсәлән, күмәк бию. Күрше бүлмәдә оештырылган калфак чигү буенча остаханәләрдә ханымнар бик теләп катнашты.

Гөлнара Әркәева Балтачтан килгән. Һөнәре буенча тегүче булса да, милли баш киемнәре тегәргә әле ике ел элек кенә өйрәнгән икән. “Әлбәттә, бер дәрестә генә өйрәтеп булмый. Шулай да үз алымнарымны җиткерергә тырышачакмын. Шәхсән үзем ике ел элек форумда катнашкан идем. Анда Самараның данлыклы остасы Гөлнара Насыйрова белән танышып, Самарага дәресләргә йөрдем. Асылда калфакларны сәхнә кешеләре өчен әзерлим. Гади халык  алай кызыксына дип әйтә алмыйм. Аның өчен калфак туйларын ешрак оештырыга кирәктер”, — ди Гөлнара.

Калфакларның бүгенге көндә ниндие генә тегелми. Замана туташларының зәвыгын канәгатьләндерү өчен халык осталары фантазияләрен кызганмый. Татар хатын-кызларына хас булган эчке матурлык, тыйнаклык әнә шул милли баш киемендә чагыла да бит инде.

Чара IV Бөтендөнья Татар хатын-кызлары форумы уңаеннан оештырылган тамашада Төркиядән Гөлтан Ураллы да килгән. Гөлтан ханым Казанның еш кунагы, шулай да Татарстан аны килгән саен гаҗәпләндерә, сокландыра. Шулай да кайбер секция утырышларында рус телендә аралашулары күңеленә тигән. «Мирасны калдыру турында сөйлиләр, нинди мирасны калдырачаклар — аңламадым мин. Минем өчен тел беренче урында тора. Татарны татар дип тоткан әйбер – телебез һәм динебез. Бүген, Аллага шөкер, барысы да татарча сөйләште. Хатын-кыз бала карында чакта ук тәрбияли башларга тиеш, алай гына да түгел, үзеңә пар сайлаганда ук, дияр идем. Ана кешегә зур вазыйфа йөкләнгән. Шуны белсеннәр иде гүзәл затларыбыз. Милли аһәңнәрне карында чагында ук сабыйга ирештерергә кирәк. Иң матур уен коралы — әни тавышы, үз телен бала карында ук ишетеп ятарга тиеш”, — ди Гөлтан ханым.

Форумга карата төрле фикерләр бар. Мәсәлән Казаннан Ләйсән Бәдретдинова безгә менә болай ди: “Пленар утырышта еш кына ана теле турында чыгышлар булды. Барысы да анадан башлана дигән фикерләр яңгырады. Форумда катнашучы делегатларга карасаң, 90 проценты карт әбиләр. Аларга уртача 60-70 яшьтер инде. Бер шундый апа телефонымны сорап торды, улына шалтыратасы булган икән. Мин аңа шатланып телефонымны суздым. Ә ул “Андрюша, сынок…” димәсенме!? Ис-акылым китте. Ничек инде татар хатын-кызларына килгән мөхтәрәм апа рус баласы тәрбияләгән? Дөресен генә әйткәндә, бу әбиләрнең, руслар әйтмешли, поездлары киткән бит инде. Үз балаларын үстергәннәр, татармы, татар түгелме дигәндәй. 35-40 яшьтәге аналар нишләптер форумда сирәк күренә. Нишләп безгә урта-буын хатын-кызлардан качарга? Форумга аларны күбрәк чакырырга кирәк иде”.

 

“Калфак туе”нда катнашучылар күренекле татар хатын-кызлары язмышлары белән танышытырып, Казан ханбикәләре – Нурсолтан һәм Сөембикә, татар халкының беренче профессиональ артисты Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская һ.б. белән “очраштырдылар”.

Хәзерге вакытта Эстониядә ике меңләп татар гомер итә. Гөлбстан Ногыманова Эстониядә “Идел” татар җәмгыятен җитәкли. Күптән түгел генә җәмгыятькә инде 20 ел тулган. Бирегә җитмешләп милләттәшебез йөри икән. “Без Татарстаннан ярдәм көтеп ятмыйбыз, барысын да үзебез башкарабыз, Аллага шөкер, – ди Гөлбстан Ногыманова. – Җәмгыятебезнең үз фатиры бар!Таллинда башка бер милли җәмгыятьнең дә үз куышы юк.  Монда без җомга намазлары да, төрле милли бәйрәмнәр дә оештырабыз. Хәтта спектакльләр дә куябыз. Милли киемнәребезне күрсәтәбез. Беләсезме, киемнәребезне күреп башка халыклар соклана! “Карале, татарларның киемнәре бигрәк бай икән”, — дип күңелләребезне күрәләр. Без мескен халык түгел! Ватаныбыздан читтә гомер итсәк тә, калфак кигән башыбызны горур йөртәбез. Милли ризыкларыбызны авыз итүчеләр дә шакката. Бала чактан канга сеңеп калган гореф-гадәтләрне киләчәк буынга да тапшырасы иде бит. Иң кирәкле сыйфатыбыз – горурлыкны югалтмаска иде”.

 

Мөршидә КЫЯМОВА. Солтан ИСХАКОВ фотолары
intertat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*