tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камал театрының Санкт-Петербург шәһәренә гастрольләре
Камал театрының Санкт-Петербург шәһәренә гастрольләре

Камал театрының Санкт-Петербург шәһәренә гастрольләре

2016 елның 5-10 апрелендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Санкт-Петербург шәһәрендә Г.А.Товстоногов исемендәге Зур драма театрының төп сәхнәсендә гастрольләре үтә. Билетларны Камал театры сайты, Зур драма театрының ((812) 244-10-71)  һәм Петербургның театраль-тамаша (8(812)380-80-50) кассаларында алырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, бу соңгы 25 ел эчендә Россиянең мәдәни башкаласында камаллыларның беренче гастрольләре. 110нчы юбилей сезонында Камал театры Санкт-Петербургка 6 спектакль алып бара:

5 апрель – театрның “йөзек кашы” булган “Зәңгәр шәл” спектакле белән ачыла. Әлеге спектакльгә тамашачыларның мәхәббәте сүрелми, ә пьеса инде күптән легендар статус алды. Бу пьеса татар театры сәхнәсендә 1926 елдан бирле уйналып килә.

6 апрель – 109 сезонның шаулы премьерасы режиссер Фәрит Бикчәнтәевның Нәкый Исәнбәт һәм Саадалла Ваннус әсәрләре буенча сәхнәләштерелгән “Хуҗа Насретдин” спектакле. Төп рольдә – Фәнис Җиһанша.

7 апрель – тамашачыларның иң яраткан спектакльләренең берсе – Туфан Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре”. Әлеге музыкаль комедия инде 20 ел аншлаг белән бара. Режиссеры – Марсель Сәлимҗанов.

8 апрель – 2016 елның февралендә премьерасы булачак Ж.-Б. Мольерның «Дон Жуан» спектакле. Режиссер әлеге спектакльне куяр өчен үзенең иң ышанычлы шәкертләрен, театрның иң популяр артистларын сайлап алды: Дон Жуан – Радик Бариев, Сганарель — Искәндәр Хәйруллин, Эльвира — Люция Хәмитова.

9 апрель – Галиәсгар Камал пьесасы буенча «Банкрот» комедиясе. “Банкрот” Сираҗетдин ролендә – Татарстанның атказанган артисты Радик Бариев. Спектакль 2014 елны, “Алтын битлек” экспертлар советы фикере буенча, Россиянең иң әйбәт спектакльләреннән тупланган лонг-биткә кертелде.

10 апрель – Илгиз Зәйниевның «Бабайлар чуагы» спектакле. Әлеге лирик комедиядә татар театрының иң данлыклы артистлары катнаша: Россиянең халык артистлары Ринат Таҗетдинов, Әзһәр Шакиров, Равил Шәрәфиев, Россиянең атказанган артистлары Наил Дунаев һәм Наилә Гәрәева.

kamalteatr.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*