tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Канаданың Монреаль шәһәрендә Сабан туе үтте

Канаданың Монреаль шәһәрендә Сабан туе үтте

Канаданың Монреаль шәһәрендә 17 июнь көнне татарлар 300 кешегә артты. Ни өчен дисәгез,чөнки төрле тарафлардан дусларыбыз “Монреаль Сабан туй – 2018” бәйрәменә ашыкты.

Кем генә килмәсен, Сабан туй кунагы – бик актив һәм бик ачык кеше ул.Ул инде үзен әлбәттә татар итеп хис итә.

Бу көн аеруча ягымлы, кояшлы, шатлыклы туры килде. Бу милли бәйрәмгә Канаданың җирле халкы да, күпмилләтле элекке Советлар Союзы республикаларыннан да ватандашларыбыз бик теләп, көтеп алып җыйналдылар.

Иң үзәктә Сабан туй картасы эленеп тора. Һәркем зур горурлык белән үзенең туган ягын, чыккан урынын билгели. Ераклардан җыйналган күпсанлы кунаклар географиясе шулкадәр киң булды ки, хәтта кайбер шәһәрләргә картада урын да җитми, тыгызлап билгеләргә туры килде.

Игътибар итегез, нинди чобар карта булып чыкты ул!

Менә ул чын халыклар дуслыгы! Менә ул чын бердәмлек!

Бу милли бәйрәмне “МИРАС”татар мәдәни үзәге, “Русский мир Монреаля” оешмасы һәм Самбо-Монреаль мәктәбе берләшеп уздырды.

Монреальдәге РФ Генераль консулы Юрий Вартанович Беджанян бәйрәмне ачып җибәрде.

“ Күптән инде үз күзләрем белән Казан шәһәрен күрәсем, Сабантуйда катнашасым килеп йөрим. Менә кайда икән ул Казан, менә икән ул чын татарлар!”- дип халыкны ул таң калдырды. Кунакларны җылы сүзләр белән Сабан туй һәм “День России” бәйрәмнәре белән тәбрикләде, уңышлар, бәхетләр, тынычлык, дуслык – татулык теләде.

Монреаль Сабан туе шулкадәр күп сөйләп бетергесез шатлыклар, сюрпризлар алып килде. Бәйнә- бәйнә сөйләү өчен берничә мәкалә һәм репортаж да җитмәс иде . Шуңа күрә, кыскача гына, иң ерактан килгән иң кадерле кунаклар турында язмый мөмкин түгел.

Рәхмәт безнең туган Татарстаныбызга. Узган елдан башлап, безне күренекле артистлар белән куандырып тора. Үзләренең сәнгате, матурлыгы белән бәйрәмнең төп бизәге булып, бай милли йолаларыбызны искә төшерәләр, яшь буынга үрнәк итеп ерак туган яктагы бай халкыбызның чагыштыргысыз күркәм җырлары һәм биюләре белән рухландыралар. Безнең күңелләргә илһам, дәрт өстиләр. Рәхмәт сезгә!

Лилия Хайруллина , Айрат Имашев, Айгөл Бариева барыбызның да кумиры булдылар хәзер. Җыйналган халык җырлар тыңлап, биеп, шатланып,сувенирлар алышып, бәхетле мизгелләр кичерде, хәтта күзләр дә яшьләнеп алды.

Айрат Имашевның бәрхет тавышы, харизмы узган ел Сабан туен онытмаслык иткән иде. Аны янә күрү тагын да зур шатлык булды. Ә Лилия Хайруллина Монреальдә беренче тапкыр. Тагын янә килүенә ышанабыз, сандугач тавышын, мөләем, чибәр, бик аралашучан булганга бар халык артистларыбызны үз итеп, яратып, сагынып кала.

Шулай ук Торонто шәһәреннән “Берлек” татар Ассоциациясе вәкилләре Мирслу апа, Сәрвә апа Хамзина, Фәридә һәм Илдар Самерхановлар да затлы кунаклар иде. Бәйрәмне оештырырга, тагын да ямьләндереп, төрләндереп җибәрергә ярдәм кулларын сузганга без бик рәхмәтле.

Оттавадан килгән кунакларыбыз концерт номерлары белән шак катырды. Яшь биюче Җәмилә Салихова тәлинкәләр белән Хан кызы башкорт халык биюен Руслан Сулейманов җырлаган көйгә бик оста башкарды. Ә Русланнын кулындагы курае – үз куллары белән ясалган! Торонтодан кубызчы Сэрвэ апа да кушылып, бик шәп дуэт килеп чыкты. Әй биетте курай халыкны, әй биетте кубыз! Менә шулай Монреаль Сабан туенда “күрше авыллардан” ике башкорт очрашып күркәм халык иҗатының чиге юк икәнен тагын бер дәлилләделәр.

МИРАС милли мәдәни үзәге программасы шулай ук үз чыгышлары белән дә бай булды. Әдилә Усманова, Эрика Эллингсен дуэты халкыбызның “Умырзая”, “Күбәләгем”, “Бас, кызым, Әпипә” җырларын тәкъдим итте.

Әниле –кызлы дуэт МИРАС җитәкчесе Зилә һәм кызы Кәмилә башкаруында Гүзәль Уразованын “Бал җимешем” җыры күңелләрне йомшатты.

Алсу Ульмашева җитәкчелегендә “Су буенда “ биюе матур көянтәләр, бизәлгән чиләкләр тотып биегән Зилә Миргалиева, Светлана Догадкина һәм апалы-сеңелле Усмановалар халыкның күңелен яулады.

Кунакларга махсус чакырылган Рыцарьлар чыгышы көтелмәгән тәэсир булып калды. ”КАРА БҮРЕ” ләр 30 килограммлы урта гасыр хәрби киемнәре, кораллары белән дүрт төрле дуэль тәкъдим иттеләр. Араларында ике мәртәбә чемпион дәрәҗәсен яулаган хатын- кыз Клоэ Жермен да бар

иде. Әйтергә кирәк, Клоэ үзе теләп рус, татар телләрен өйрәнә, дала халыкларының көнкүреше, татар борынгы образлары, төрки халык мифларына графика ясау белән дә кызыксынучы шәхес. Сәхнәдән Рәшидә апа Тагирова үзе язган шигырьләре дә яңгырады.

Сабан туй – ул ярышлар бәйрәме. Самбо мәктәбе чыгышлары да, Игорь Локшинның укучылары күрсәткән татарча милли көрәш бик кызыклы узды. Көянтә белән су ташу, йомырка, капчык белән йөгерү, аркан тарту һәм башка күптөрле ярышлар балалар һәм зурлар өчен онтылмаслык шатлыклар китерде.

МИРАС милли мәдәни үзәге бәйрәмне оештыруда ярдәмлек күрсәткән барча Монреальдагы иҗади коллективларга чиксез рәхмәтле.

Монреаль буенча чаралар өчен җаваплы Неля Войцихивка оештыруда, лотерея уздыруда аерым рәхмәт белдерәбез.

“Русский мир Монреаля” оешмасы инде ничә чараларда берләшеп, безнең татар МИРАС милли мәдәни үзәгенең чын партнерына әверелде.

Рәхмәт Монреальнең кояшлы якты көненә!

Без берләшеп Сабан туй гына түгел, мәдәниятебезне, дуслыкны, тынычлыкны зурладык!

Рәхмәт сезгә дуслар!

Бу хакта Канаданың Монреаль шәһәреннән милләттәшләребез хәбәр итә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*