tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Сабантуй оештырырга өйрәтәләр
Казанда Сабантуй оештырырга өйрәтәләр

Казанда Сабантуй оештырырга өйрәтәләр

16 апрельдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Татарстанның мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырылган Сабагтуй бәйрәмен оештыручылар һәм режиссерлары өчен семинар-практикум башланып китте.

фото 2Өч көн буена төрле илләрдән килгән татар җәмгыятьләре вәкилләренә Сабантуйны оештыру, бизәү нечкәлекләрен Казанның төрле мәдәният оешмаларын һәм уку йортларында эшләүче белгечләр өйрәтәчәк. Шулай ук көреш буенча ярышларны оештыру серләрен Бөтенроссия көрәш Федерациясе рәисе Җәүдәт Миңнәхмәтов аңлатачак.

фото 3Семинарда катнашучылар өчен кызыклы мәдәни программа да төзелгән. 16 апрельдә алар Г.Камал исемендәге татар академия театрында Илгиз Зәйниев әсәре буенча куелган “Бабайлар чуагы” спектаклен карадылар. 18-19 апрельдә Сабантуй сабакларын алучылар Татар бистәсе комплексына һәм Болгарга барачаклар.

фото 5Семинарга катнашучылар укулары тәмамлангач тиешле сертификат алачаклар.

Барлыгы семинарга 9 илдән 23 кеше килгән. Иң зур делегация, укучыларның яртысы диярлек – Казахстаннан.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*