tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Красноярск краенда Фәнис Яруллинга багышланган күргәзмә ачылды
Красноярск краенда Фәнис Яруллинга багышланган күргәзмә ачылды

Красноярск краенда Фәнис Яруллинга багышланган күргәзмә ачылды

23 август көнне Красноярск краеның Ачинск үзәкләштерелгән китапханә системасында татар шагыйре Фәнис Яруллинның 80-еллыгына багышланган “Мин тормышка гашыйк” күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Күргәзмәнең исеме шагыйрьнең беренче шигырьләр җыентыгы исеменә тәңгәл килә. Фәнис Яруллин “көчле рухлылар гына үз максатларына ирешә ала” икәненә ышана. Бу сүзләр шагыйрь, прозаик һәм драматургны характерлый да.

Аңа “Татарстан Республикасының халык шагыйре”, “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре”, “ТР Баулы муниципаль районының мактаулы гражданины” исемнәре бирелгән, ул “Халыклар дуслыгы” ордены белән бүләкләнгән. Кызганычка, 19 яшендә ул гомерлеккә инвалид креслосына утырырга мәҗбүр була. Әмма бу аңа үз максатларына ирешергә, иҗат һәм иҗтимагый эшчәнлек белән уңышлы шөгыльләнергә комачауламый. Күргәзмәне һәм шагыйрьнең кыскача биографиясен “Халыклар дуслыгы йорты” мөдире В.А.Башмакова тәкъдим итә.

Презентация барышында очрашуда катнашучылар рус һәм татар телендә шагыйрьнең шигырьләрен укыган, фотографияләрне караган. Очрашу традиция буенча чәй эчү, аралашу һәм истәлеккә фотога төшү белән тәмамланган. Мондый очрашулар җәмгыятьне берләштерергә, патриотлык хисләрен уятырга, милли традицияләрне һәм телне сакларга ярдәм итә, ди оештыручылар.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*