tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли китапханә китапка мәдхия укый!
Милли китапханә китапка мәдхия укый!

Милли китапханә китапка мәдхия укый!

Татарстанның Милли китапханәсе үзенчәлекле проект оештырырга җыена. 30 август көнне “Паркта китапханә” дигән мәдәни-агарту чарасы Әдәбият, шулай ук Парк һәм скверлар елы уңаеннаен узачак. Проект авторларының шигаре – «Укы. Уйла. Сөйлə».

Милли китапханәдән алынган мәгълүматларга караганда, программада китап һәм иллюстратив тематик күргәзмә, буккроссинг, китап һәм иҗади остаханәләр, һ.б. күркәм чаралар оештырыла. “Ачык микрофон”рубрикасында республика язучылары, шагыйрьләр белән очрашу көтә. “Идел” журналының рус варианты баш мөхәррире Альбина Әпсәләмова, язучы Гөлсинә Галимуллина, шагыйрә Гөлнур Корбанова кызыклы чыгышлар вәгъдә итә.

Чара Лобачевский һәйкәле янында, Кремлёвский, 33 йорт тирәсендә иртәнге уннан көндезге икегә кадәр үтәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*