tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Ростов өлкәсенә эшлекле визит белән килде
Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Ростов өлкәсенә эшлекле визит белән килде

Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Ростов өлкәсенә эшлекле визит белән килде

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиевның  бүген Ростов өлкәсендә ике көнлек эш визиты башланды. Платов аэропортында аны милләттәшләребез каршы алды.

Иртәгә Ростов-Дон шәһәренә Татарстан Президенты да киләчәк. Ул биредә эшлекле сөйләшүләр үткәрә, шулай ук визит программасында Ростов өлкәсендәге татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашу да каралган. Анда Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев та катнашачак.

Белешмә өчен:

Дон татарлары турында беренче мәгълүмат 1623 нче елларда күренә башлый. Алар мөселман динендәге казаклар буларак телгә алына. Дон татарлары хәрби бәрелешләрдә катнаша, илчелекләрдә дипломат буларак эшчәнлек алып бара.

Казаклар башкаласы Старочеркасск шәһәрендә татарлар бистәсе һәм мәчете булган. Яңа башкала – Новочеркасск барлыкка килгәннән соң, татар бистәсе яңа урынга күчерелә һәм Татар хуторы дип йөртелә башлый.

Дон буена татарлар 1943 нче елдан соң күпләп күчеп килә. Алар биредәге шахта, завод-фабрикаларны торгызу эшләрендә булышкан. Алар тырышлыгы, мәрхәмәтлелеге, ихтыяр көче зур булу белән аерылып торган һәм бу сыйфатлары Дон тирәсендә төпләнеп калырга ярдәм иткән. Туган җирләреннән еракта яшәсәләр дә, татарлар туган телен һәм гореф-гадәтләрен саклап кала алган, буыннан-буынга тапшырган.

Хәзерге вакытта Ростов өлкәсендә 13900 татар исәпләнә (2010 нчы елга халык санын исәпкә алулар буенча). 15 ел элек бу җирлектәге милләттәшләребез берләшеп, “Якташлар” татар-башкорт мәдәни үзәген төзи. Аның җитәкчесе- Марсель Рәсим улы Бадгутдинов.

Ростов-Дон шәһәрендә бер Җәмигъ мәчете эшләп килә. Ростов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе – Җафар Бикмаев.

2018 нче елдан татар телен өйрәнү буенча бушлай курслар эшли.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*