tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Үзбәкстанның Бохара шәһәрендә яшәүче татарлар белән очрашты
Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Үзбәкстанның Бохара шәһәрендә яшәүче татарлар белән очрашты

Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Үзбәкстанның Бохара шәһәрендә яшәүче татарлар белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев татарлар белән очрашуда Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлеге турында сөйләде, Үзбәкстанда яшәүче татарлар белән элемтәләрнең нык булуын ассызыклап үтте.

Бүгенге көндә Бохара өлкәсендә 12 000 татар һәм башкорт исәпләнә. Бу хакта Бохара шәһәренең Татар-башкорт оешмасы җитәкчесе Равил Исхаков белдерде. Җитәкче Милли шура рәисен оешманың эшчәнлеге белән таныштырып үтте. “Өлкәдә төрле чаралар оештырабыз, Сабантуйлар үткәрелә. Милләттәшләребез Үзбәкстан Республикасында уза торган фестивальләрдә актив катнаша”, – дип ассызыклады ул. Үзәктә олы буын вәкилләре дә, яшьләр дә бар. Оешмада танылган шәхесләр күп булуы белән горурланабыз, ди оешма җитәкчесе Равил Исхаков.

Очрашуда Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Бохара шәһәренең Татар-башкорт оешмасы вәкилләреннән Татар халкы үсеше стратегиясенә багышланган документка тәкъдимнәр кабул ителүен әйтте.

“Татарстан Фәннәр академиясенең Татар Энциклопедиясе институты Казахстан татарлары турында китап чыгарды. Үзбәкстан буенча шул ук эш башкарырга исәп бар. Бу эштә Үзбәкстанда яшәүче милләттәшләребезнең ярдәме кирәк”, – дип белдерде Милли шура рәисе.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*