tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөнәҗәтләр кичәсе
Мөнәҗәтләр кичәсе

Мөнәҗәтләр кичәсе

17 март көнне Чаллы Башы мәдәният йортында “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы “Мөнәҗәтләр кичәсе” уздырды.

Кичәдә 9 авылдан төрле яшьтәге мөнәҗәт укучылар җыелды. Бәйрәмдә “Муса”, “Лә-илаһе-иллалләһ”, “Ана догасы”, “Кунаклык”, “Ходаем сакла иманымны”, “Аллаһыма шөкер итәм” һәм башка күп кенә мөнәҗәтләр яңгырады. Кичәдә барлык катнашучыларга да Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Тамашачылар күңеленә залда оештырылган калфаклар күргәзмәсе дә хуш килде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*