tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөслимдә  “Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре” узды.
Мөслимдә  “Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре” узды.

Мөслимдә  “Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре” узды.

14-15 нче сентябрь көннәрендә Татарстанның Мөслим районында “Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре” узды. Әлеге чараның төп максаты: якташ шагыйрьләре, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклеләре Зөлфәт һәм Наис Гамбәрнең 70 еллык юбилейларын искә алу иде. Бәйрәмгә Мөслим төбәгеннән чыккан фән эшлеклеләре, галимнәр, язучылар, журналистлар, шулай ук Татарстан республикасы Язучылар берлеге әгъзалары, гомумән бик күп кунаклар кайтты. Алар район мәктәпләрендә, “Туган як музее”нда, “Кояшлы Ык” буенда булдылар, “Мизгел” яшьләр үзәгендә, З.Басыйрова исемендәге мәдәният йортында әдәбият һәм сәнгать яратучылар белән очрашулар үткәрделәр.

Шулай ук язучылар Мөслим гимназиясе, Мөслим лицее, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә укучылар белән очраштылар, “Түгәрәк өстәл” артында кызыклы әңгәмәләр уздырдылар.

Бу чараларда БТК Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Шакиров Данис Фәнис улы катнашты, бәйрәмгә җыелган мөслимлеләрне сәламләде, котлады

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*