enrutat
Баш бит / Озын гомерләр сиңа, «Мирас»!
Озын гомерләр сиңа, «Мирас»!

Озын гомерләр сиңа, «Мирас»!

Мин Татарстанда, искиткеч матур табигать кочагында урнашкан татар авылында туып, авыл чишмәсенең саф чиста суын эчеп үскән кыз бала. Үсеп җитеп, укып белем алгач, мине язмыш Татарстаннан ерак, татарлар бик аз яшәгән Иваново шәһәренә җибәрде. Тормышым гел мәшәкатьләр белән тулып торса да, туган авылым бер мизгелгә дә күңелемнән чыкмады, сагындырды. Яшь олыгая барган саен юксыну, сагыну да арта бара икән. Авылымның аулак өйләрен, каз өмәләрен, кыз урлау йолаларын, авыл клубында «вечер» уйнаган вакытларны, кышкы озын кичләрдә күрше-күлән җыелып кич утырган көннәрне, бәби туйларын, егетләрне армияга озату кичәләрен еш кына искә алам. Мин ул йолаларны китаптан укып түгел, үзем катнашып, үзем оештыруда булышып йөргән яшүсмер кыз идем бит кайчандыр…

 Менә шундый хисләргә бирелеп йөргән көннәрнең берсендә, Раушания Хаҗиева белән сөйләшергә туры килде. Ул Казан консерваториясен тәмамлаган, бүгенге көндә Иваново музыкаль театры солисткасы. Раушания да татар рухы белән янып яши икән. «Әгәр дә мин татар фольклор ансамблен оештырып карасам, барып чыгар микән минем бу эшем? Булыр микән ансамбльгә теләп йөрүче кеше?» – дип сорады Раушания. Миңа бу фикер бик ошады ул вакытта. Минем чормадагы сандыкта әбиләрдән калган чиккән сөлгеләр, мендәр япкычлары, тәрәзә челтәрләре, алъяпкычлар, суккан идән җәйгечләре, тагын бик күп, бик күп татар йортларын бизи торган әйберләр саклана. Тагын авылдан килгән сепарат, керосинка, самовар, сандык, иләк, юлпыч, орчык, уклау кебек… Сөенеп куйдым – аларга да ансамбльдә урын табылыр!

Шул киңәшүдән соң, Раушания Баязитовна үзе белгән апаларга, студентларга шалтыратып сөйләшеп тә куйган. Татар моңнарын яратучы, юксынучы милләттәшләребез бар икән. Тиз арада Раушания безне Иваново Милләтләр йортына җыеп, үз фикерен сөйләде. Ансамбльнең максаты – татар халкының гореф-гадәтләрен, милли йолаларын саклау, искә төшерү, шуларны җыр-бию, уен-такмаклар аша халыкка, бигрәк тә яшь буынга җиткерү, телебезне ярату, хөрмәт итү, матур итеп сөйләшү…

 Төбәгебезнең Милләтләр йорты безгә репетиция өчен урын бүлде, бергәләшеп ансамбльгә исем дә бирдек. «Мирас» – безнеңчә нәкъ менә шул исем туры килә иде безнең театрга. Раушания Баязитовна тиз арада репертуар сайлап, сценарий да язып куйды. 2016 елның октябрендә репетицияләр башланып китте. Яшь вакытларда клубларда «вечер» уйнаганда җырлаган җырлар, уйнаган уеннар тиз искә төште. Душәмбе көнен (атнаның шул көнендә җыелабыз) көтеп ала башладык. Репетицияләр безнең өчен концертка әзерлек кенә булып түгел, ә бергә-бергә җыелып аралашу, сөйләшү урынына да әйләнде. Репетициядән соң аралашу чәй өстәле артында, апаларыбызның өйдән пешереп алып килгән гөбәдия, кыстыбый, пәрәмәчләрен авыз итү белән дәвам итә.

Әлбәттә, концертны буш урында куеп булмый. Җитәкчебез Раушания кирәкле кәгазьләр тутырып, шуны Театр эшлеклеләре оешмасы (Союз театральных деятелей) аша Мәскәүгә җибәрде. Грант җиңеп, ансамбль бераз акча булды – шул акчага театрыбызга бик кирәкле музыкаль аппарат, икрофоннар алдык. Тамаша өчен күлмәк-алъяпкычларны үзебез тектек, затлы киемнәрне Иваново татар автономиясе биреп торды. Чормадан әбиемнең сандыгы да, анда сакланган йорт кирәк-яраклары да төшеп, сәхнәдә татар халкының тормышын сүрәтләгән декорациягә әйләнде. Үзем авылга кайтып әнием әзерләп куйган каз канатларына кадәр алып килдем. Апрель аенда «Халкым минем» дип аталган беренче тамашабыз сәхнәгә чыкты. Иваново Милләтләр йортының залы тамашачылар белән тулган иде. Шулай итеп «Мирас» беренче туган көнен алкышлар белән каршылады! Аннан соң ансамбль июль аенда Сабантуйда гөрләтеп чыгыш ясады, шәһәребездә, төбәгебездә үтә торган бәйрәмнәргә дә безне чакыра башладылар. Менә шулай матур гына ансамбль үзенең тормышын дәвам итә. Икенче елны Раушания Баязитовна тагын шул ук оешма исеменнән документлар тутырып, кабат Мәскәүдән грант отты. Тагын ансамбльгә кирәк-яраклар алдык.

«Аулак өй» – сәхнәләштерелгән икенче тамашабыз булды. Шул кичәнең йолалары, аулак өйдә уйнаган уеннар белән яшьләр таныштылар, ә олы яшьтәге тамашачылар исләренә төшерде. Бик матур узды ул кичә дә. Шәһәрдә безне белеп, танып, милләтләре татар булмаган тамашачыларыбыз да безнең чыгышларны яратып каршы ала. Гомумән, Иваново җирендә төрле милләт халыклары искиткеч тату, дус яши. Шуңа күрәдер инде ике ел рәттән Мәскәү безнең милли театрга грант бирде.

– Планнар зур, эшләребезне туктатырга җыенмыйбыз, киресенчә, тамашаларны тагын да эчтәлеклерәк, тагын да мәгънәлерәк, тагын да кызыграк итеп уздырырга тырышабыз, – ди җитәкчебез Раушания.

Бүгенге көндә ансамбльгә йөргән һәвәскәр артистларыбызны югалтмыйча (чөнки барыбыз да: кем эштән, кем укудан соң, кем өй эшләрен ташлап җыела репетицияга), яңадан да безгә кушылырга теләүчеләрне, яшьләрне, бала-чагаларны кызыксындыру максаты тора оешмабыз каршында. Хәзер бик тә Татарстан, Казаныбыз белән элемтәгә кереп, республикада үткәрелә торган театр фестивальләрендә уйнап, Казан тамашачыларына да үзебезне күрсәтәсе килә. Тора-бара Татарстаннан да грантлар алып, ансамбльне бүгенге көн таләпләренә җавап бирә торган аппаратура, милли костюмнар, яңа киемнәре белән баетасы иде… Шулай булганда гына ансамбль дә яшәячәк, алга барачак. Шулай булганда гына, татарлар аз гына яшәгән Иваново төбәгендә дә татар мәдәнияте, теле, йолалары, гореф гадәтләре сакланачак.

– Ә мин инде бөтен көчемне, сәләтемне, буш вакытымны (менә буш вакыт, кызганыч, күп түгел шул, ике кечкенә бала анасы да бит әле мин), шушы ансамбльгә бирергә әзер, – ди үзе Раушания Баязитовна.

Ә без, Иваново татарлары, Раушания кебек театр фанатлары булганда телебез дә, гореф-гадәтләребез дә, милли йолаларыбыз да саклануына ышанабыз.

 

Фәния ӘҮХӘДШИНА.

Иваново шәһәре.

«ТАТАРЛАР» газетасы

июль(2) 2019

 

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*