tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самара өлкәсе буйлап атлый Сабан туе
Самара өлкәсе буйлап атлый Сабан туе

Самара өлкәсе буйлап атлый Сабан туе

Узган ял көннәрендә өлкәбезнең татар авылларында — Иске Ярмәктә, Балыклыда, Денистә –  халкыбызның  иң яраткан милли бәйрәме – сабантуйлары узды.

Бу көннәрдә өлкәбезнең татар авылларында яшәүчеләр шаулатып-гөрләтеп ата-бабайлардан калган ямьле Сабан туе бәйрәмнәрен үткәрәләр. Ярмәклеләр 16 июньдә ел буе зарыгып көтеп алган милли бәйрәмне бик матур уздырдылар. 

Һәркемнең җанына тансык, якын бу бәйрәмне кемнәрдер спорт уеннарында, бәйгеләрдә җегәрен сынар өчен көтеп алган, икенче берәүләр тамаша карау өчен дип килгән, ә өченчеләренең күңелендә кунакка кайткан дуслары, туганнары белән күрешү хисе яна иде.

Программада билгеләнгән барлык чаралар да гамәлгә ашырылып, хезмәт һәм спорт бәйрәме кабатланмас бизәкләре белән күпләрнең исендә якты хатирәләр булып сакланырлык итеп үтте. Район, авыл җирлеге башлыклары алдынгыларны тәбрикләп, авылның имамы хәер-фатихасын биреп, бәйрәмнең музыкаль өлеше, спорт ярышлары башланып китте. Сабан туе майданында милли көрәш, кул көрәше, гер күтәрү һәм башка күп ярышлар, уеннар оештырылган иде. Аннан соң халык яратып ат чабышын да карады. Балаларның кабартылган йомшак биек резин таулардан шуып төшүләре бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр шатлыклы тавышлар белән тутырып торды. «Ак каен» ансамбле, авыл үзешчән сәнгать осталары,  “Алма” төркеме тамашачыларга бай эчтәлекле концерт күрсәттеләр. Җыр-моң, дисеңме, дәртле биюләр, дисеңме – барысы да җитәрлек булды!

Көне дә артык эссе дә, салкын да түгел иде. Ачык йөзле сатучылар, мул, хуш исле ризыклар белән тулы сату рәтләре халыкның төрле яктан булган ихтыяҗларын канәгәтьләндерде.

Сабан туе авылдашларыбызның күңелендә бетмәс-төкәнмәс, ел буена җитәрлек хатирәләр калдырды.

Гөлисә БӘДРЕТДИНОВА, бәйрәмне алып баручы.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

http://samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*