enrutat
Баш бит / «Татар рухы һәм каләм» бәйгесенә эшләр кабул итү дәвам итә
«Татар рухы һәм каләм» бәйгесенә эшләр кабул итү дәвам итә

«Татар рухы һәм каләм» бәйгесенә эшләр кабул итү дәвам итә

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм  “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы «Татар рухы һәм каләм» VII Бөтенроссия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесен игълан итә.

Конкурска материаллар 2017 елның 30 июненә кадәр кабул ителә.

Конкурсантлар игътибарына! Берничә номинациядә катнашу мөмкинчелеге каралган. Шуңа күрә түбәндәге искәрмәләргә игътибар итүегез сорала:

  • Һәр номинациягә аерым файл һәм дөрес язылган гариза-анкета, материаллар беркетелә;
  • Гариза-анкетага бары тик бәйгедә катнашучы материалны гына беркетергә(гадәттәгечә тулаем газета түгел);
  • Төрле номинациядә катнашучы видеоматериаллар аерым дискларга язылуы мөһим.

тулы мәгълүмат: http://tatar-congress.org/turynda/festivaller/tatar-ruhy-hem-kalem/

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*