tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар теле дәресләрен яклаучы «Кояш» (СОлНЦе) мәктәбенә 5 яшь!
Татар теле дәресләрен яклаучы «Кояш» (СОлНЦе) мәктәбенә 5 яшь!

Татар теле дәресләрен яклаучы «Кояш» (СОлНЦе) мәктәбенә 5 яшь!

Татар теле дәресләрен яклаучы «Кояш» (СОлНЦе) мәктәбенең оешуына 5 ел тулуга багышланган бәйрәм 18 майда “Казан” милли-мәдәният үзәгендә үтте Бу зур мәктәп түгел, анда укучы 150 ләп бала берьюлы сәхнәгә чыгып фотога төшә алды. Бу уку йортында талантлы, хөр күңелле яшьләр үсә.

Павел Шмаков һәм ул оештырган СОлНЦе мәктәбе Татарстанда да, Россия Федерациясендә дә абруй казанган үзенчәлекле уку йорты. Аны мәктәп җитәкчелегеннән ике тапкыр эштән җибәргәннәр, әмма ул барыбер соңрак кире эшкә алынган. Аның мәктәбе Россиянең иң яхшы 25 мәктәбе исемлегенә кергән. Эшсез калган чакта ул Финляндиягә күчеп, анда да иң яхшы мәктәп укытучысы исемен яулаган иде.

Казанга кайткач Павел Шмаков яңадан оештырган СОлНЦе мәктәбендә балаларга укырга кызыклы. Чөнки биредә балалар үзләре теләгәнчә мавыгып укыйлар. Хәзер бу мәктәп Татарстанның  иң яхшы мәктәпләре исемлегендә.

Татар теле дә бу мәктәптә мәҗбүрият кенә түгел, ә файдалы һәм кызыклы фән булып санала. Узган елда татар дәресләрен киметү карары чыккач, Павел Шмаков үзе эшләгән мәктәптә бу карарны гамәлгә кертмәде.

Уку елы ахырына кадәр бу мәктәптә татар теле буенча атнага 5 дәрес укытылды. Павел Шмаков татар теле укытучыларын ашыгыч рәвештә эшсез калдыру дөрес түгел дип саный, ул татар телен укытуны чикләүгә дә каршы.

Кайбер «хилафлыклар» өчен аны Казан шәһәренең Вахитов районы мәхкәмәсе җавалка тарттырып, штрафлар да салган иде. Канун буенча татар телен якларга теләүчегә җитди документлар, карарлар да табыла икән лабаса!

СОлНЦе мәктәбенең  бәйрәмендә Гөлзара Фазылрахмановна Зиннатуллина  татарча җыр башкара

Узган җомгада “Казан” милли-мәдәният үзәгендә үткән бәйрәмдә “СОлНЦе” мәктәбе укучылары гадәттәгечә үзләрен иркен, табигый тоттылар. Алар үзләренең талантларын күрсәттеләр, яраткан укытучыларын зурладылар, үзләренең  дөньяда бердән-бер булган мәктәбен ничек яратканнарын әйттеләр.

Иншалла, киләсе елларда мондый бәйрәмнәр мәктәпнең үз бинасында үтәр. Чөнки апрель аенда Кави Нәҗми урамындагы бу мәктәп ихатасында өр-яңа спорт залы һәм ашханә бинасы төзелә башлады. Татарстаан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән төзелеп ятучы бу бина агымдагы елның ахырына кадәр төзелеп бетәргә тиеш.

P.S. СОлНЦе мәктәбенең мөдире Павел Шмаков туган телләрне яклаучыларның  20 майда Казанның Тинчурин паркында оештырган митингысында катнашты һәм чыгыш ясады. Рөхсәт ителгән бу митингта Павел Анатольевич  илебездә гражданлык җәмгыяте булдыру, кешеләрнең үзаңын үстерү  һәм яшьләрнең  рухи җитлегү юллары турында әйтте. Туган телне, халыкны саклау өчен демократиядә ихтыяҗы булган, рухи яктан җитлеккән шәхесләр бик кирәк шул!

Римзил Вәлиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*