tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ТНВ татар телендә өр-яңа фильм төшерә башлады
ТНВ татар телендә өр-яңа фильм төшерә башлады

ТНВ татар телендә өр-яңа фильм төшерә башлады

“Яңа Гасыр” телеканалы татар телендә “Көтелмәгән кунак” дип аталган күп серияле фильм төшерә башлады. Традиция буенча, ТНВ каналы һәр яңа сезонны яңа проект белән ача. Быел исә сезон әлеге фильм белән ачылыр дип көтелә. Шулай итеп, тамашачы телесериалны көз көне күрә алачак. Сценарий авторлары – Халисә Ширмән һәм Нурания Җамали.

Фильмның режиссеры Нурания Җамали пенсиядән соң тормыш мәгънәсе турындагы бу фильмны инде күптәннән төшерергә хыялланган. “Лаеклы ялга чыккач, безнең тормыш үзебез ничек телибез, шулай дәвам итәчәк, дигән фикердә мин. Бу яки озак еллар буе эшләп, канәгатьлек хисе белән яшәү, яки тормыш мәгънәсен югалтып, ялгызлыкта гомер кичерү булырга мөмкин. Пенсиядән соң тормыш тышкы шартларга гына түгел, ә кешенең картлыкка булган шәхси мөнәсәбәтенә дә бәйле”, – ди режиссер.

Фильмдагы күренешләр безнең көннәрдә затлы йортлар урнашкан бистәдә бара. Барлыгы өч гаилә сурәтләнә, һәркайсының үз тормышы, үз проблемалары. Әлеге гаиләләр биек коймалар артында яшәү аркасында бер-берсен бөтенләй белми. Ләкин бистәгә зирәк, акыллы һәм шаян Бәкер бабай кайту белән барысының да тормышы үзгәрә.

Төп рольләрне Г.Камал театрының талантлы артистлары башкара. Алар арасында Илдус Әхмәтҗанов, Дания Нуруллина, Фирая Әкбәрова, Фәнис Җиһаншин, Люция Хәмитова, Рамил Вәҗиев, Алсу Каюмова һәм башкалар бар.

Нурания Җамали фильм зур уңышка ирешер дип өметләнә, чөнки сценарий нигезендәге тарих һәркемгә таныш һәм якын. “Көтелмәгән кунак” – матур җырлар белән үрелеп барачак тормышчан һәм музыкаль фильм. Үткен мәзәкләргә, милли төсмерләргә бай һәм эчендә аз гына сагыш булган әлеге фильмны тамашачы яратыр дип ышанам”, – диде “Көтелмәгән кунак”ның режисеры һәм сценаристы Нурания Җамали.

Исегезгә төшерәбез, “Көтелмәгән кунак” татар телесериалы сентябрь аенда “Яңа Гасыр” телеканалында эфирга чыгачак.

tnv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*