tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада 100 халык вәкиле милли киемнәрдә марш-парадка чыгачак
Уфада 100 халык вәкиле милли киемнәрдә марш-парадка чыгачак

Уфада 100 халык вәкиле милли киемнәрдә марш-парадка чыгачак

Башкортстан башкаласында милли киемнәр бәйрәме булачак. Республика халкын  9 июньдә “Евразия йөрәге” Халыкара сәнгать фестивале кысаларында узачак әлеге чарага чакыралар.

Башкортстан Мәдәният министрлыгы хәбәр иткәнчә, бәйрәмнең кульминациясе – костюмлы марш парад булачак. Анда республикада гомер иткән 100 халык вәкиле катнашуы көтелә.  Халыкларның бердәмлеген күрсәтә торган бу чарага барлык теләүчеләр чакырыла.

Шартлар фестивальнең рәсми сайтында, Башкортстан халыклары Дуслык йорты сайтында урнаштырылачак.

2010 елда халык санын алу нәтиҗәләре буенча, Башкортстанда 160 милләт вәкиле яши.

bashinform.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*