tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уразайның тарихи урыннарында
Уразайның тарихи урыннарында

Уразайның тарихи урыннарында

Кирәмәт тау итәгендә кунакларны уразайлылар җигүле атлар,  тарантаслар белән каршы алдылар. “Кирәмәт” – зиярәт дигәнне аңлата. Монда өч каберлек табылган. Өске катламда – төрки халыклар, аскы катламда – угро-финнар төркеменә керүчеләр – мари, удмурд, мордва вәкилләре җирләнгән.

Атлы тарантасларга утырып сәяхәтчеләр Уразай авылына төшеп китте.

Уразайга илтә тарантаслар

Уразайга илтә тарантаслар

Уразай авылы терәлеп торган тау башында тагын бер тарихи урын  тау бар. Тау башына менеп карасаң пристань күренгән. Шуңа күрә аналар шунда менеп ирләрен, балаларын сугышка озатканнар һәм шунда менеп көтеп торганнар. Шунда Ана һәйкәле куелган. “Бу һәйкәл икеләтә кадерле. Бу һәйкәл Афганстанда һәлак булган Мөхәррәм Сафин исемле егетебез ясап киткән, аның кул җылысы кергән бер истәлек”, – дип искә алды Уразай мәдәният йорты директоры Римма Шәрипова.

Авыл белән танышу Гатаулла нигезеннән башланды. Чөнки бу нигездән авыл тарихы башлана. Шунда ук Гәрәй ханнан башланган тарихи шәҗәрә белән танышу булды. Гәрәй буынына караган барлык кешеләрне, аеруча 8 нәсел, 8 буынны, берләштергән шәҗәрә 1870 елларны язылган. Хәзер ул Казанда саклана. Нигез хатирәсе буларак кунакларга истәлекле ташлар бүләк ителде.

Уразайдагы Риза Ишморатның мини музее

Уразайдагы Риза Ишморатның мини музее

Уразайда кунаклар тагын бер истәлекле йортта – күренекле язучы Риза Ишморат иҗатына багышланган музейда булды. Монда язучының сугышта хәлак булган Гадый абыйсының улы Дуглас Ишморатов гаиләсе белән гомер кичергән. Дус ишләрен, каләмдәшләрен ияртеп Риза абый әлеге нигездә шактый булгалаган. Һади Такташ, Сара Садыйкова эзләрен саклаган гүзәл бакчада Риза абый туганнары нәкъ шул вакытлардагы кебек хәтта чәй табыны да әзерләп куйганнар. Йорт хуҗалары исә теләкләре булган ханымнарга мичтә табикмәк пешерергә өйрәттеләр. Язучыны хөрмәт белән искә алып, ихтирам йөзеннән авылда Риза Ишморат чишмәсе ачылган.

Тау итәгендә самовар комын кулланып чистартып карау; кирпеч сугу осталыгын үзләштерү кебек өйрәнү дәресләре дә уңышлы узды.

Уразайның иң матур, иң гүзәл почмагы булган тау итәгендә җәелеп яткан Җанбай күле янында печән эшләре бетүенә багышланган зур мәҗлес узды. Бәйрәмдә катнашучылар махсус әзерләнелгән бик тәмле уха белән дә сыйландылар.

Мөнирә Сәгыйдуллина, Казан-Уразай-Казан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*