tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе булып сайланды
Васил Шәйхразиев Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе булып сайланды

Васил Шәйхразиев Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе булып сайланды

2-6 август көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды узды. Съездның пленар утырышында Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән конгрессның уставына үзгәрешләр кертелде, әлеге үзгәрешләр нигезендә Бөтендөнья Татар конгрессының идарә органы булып Милли шура оешты. Шураның рәисе вазифаларын башкару Татарстан вице-премьеры Васил Габтелгаяз улы Шәйхразиевка йөкләнде. Яңа төзелгән оешма Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының стратегиясе белән шөгыльләнәчәк.

Тәрҗемәи хәле

1963 елның 3 февралендә ТАССРның Минзәлә районы Сәет авылында туган

Белеме:
СССР Эчке эшләр министрлыгының югары юридик читтән торып уку мәктәбен тәмамлый, белгечлеге -“Хокук белеме”, юрист, 1990ел.

Хезмәт эшчәнлеге:
10.1980-04.1980 – “Автозаводстрой” УМС УС монтер булып эшли, Чаллы ш.
04.1981-10.1983 – СССРның КГБ чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә, Биробиджан ш.
10.1983-08.1993 – ТАССР Эчке эшләр министрлыгында, Чаллы ш.
08.1993-08.1995 – “Чаллыбанк” акционерлык коммерциячел банкының хокукый идарә башлыгы, Чаллы ш.
08.1995-08.2003 – “Чаллы” финанс компаниясе” ҖЧҖ директоры, Чаллы ш.
08.2003-02.2004 – Чаллы шәһәре хакимияте башлыгы ярдәмчесе
02.2004-12.2005 – Чаллы шәһәре башлыгының беренче урынбасары
2005 елның декабреннән Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе
2003 елның августыннан Чаллы шәһәре хакимиятендә, 2005 елның 8 декабреннән конкурс нәтиҗәләре буенча Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнә
10.2010-09.2014 – Чаллы шәһәре мэры
2014 елның 17 сентябреннән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары

Бүләкләре:
Дуслык ордены, 2013ел
“Казанның 1000- еллыгы истәлегенә” медале, 2005ел
“Намуслы хезмәте өчен” медале, 2008ел
Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты, 2006,2010ел
Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте, 2012ел
Җирле үзидарә органнарын үстерүгә өлеш керткән өчен медаль, 2014ел
“Намуслы хезмәт өчен” медале, 1991 ел
“Сугышчан бергәлекне ныгыту өчен” медале, 2008ел
“Булышлык өчен” медале, 2012ел
СССР Эчке эшләр министрлыгының мактау грамотасы, 1988 ел
РФ Оборона министрлыгының мактау грамотасы, 2007, 2012 ел
Россия Федерациясенең Региональ үсеш министрлыгы Рәхмәте, 2011ел
“Чаллы шәһәре алдындагы казанышлары өчен” билгесе, 2008ел

Гаилә хәле:
Өйләнгән, ике баласы бар

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*