tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев “Яктылык” мәктәбендә
Васил Шәйхразиев “Яктылык” мәктәбендә

Васил Шәйхразиев “Яктылык” мәктәбендә

Бүген, 18 октябрь көнне,  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, “Бөтендөнья татар конгрессы” иҗтимагый берләшмәләре халыкара берлегенең  Милли Шурасы рәисе Васил  Габтелгаяз улы Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Самара шәһәрендә. Аны  Самара өлкәсенең “Дуслык” региональ иҗади оешмасы президенты Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаев, Самара өлкәсе Диния нәзарәте рәисе Талип хәзрәт Яруллин, Самара шәһәре Промышленный районы башлыгы Минәхмәт Мидехат улы Хәлиуллов каршы алды.  Иң беренче булып Милли Шура рәисе Самараның “Яктылык” мәктәбе эшчәнлеге белән танышты. Ул 2 класста дәрестә булды, укучылар чыгышын карады. Соңыннан мәктәп коллективы, өлкәнең Самара, Тольятти шәһәрләреннән, Камышлы районыннан да  татар оешмасы җитәкчеләре һәм активистлары белән очрашты. Монда сүз уку йортының уңышлары , ел саен туган телдә белем алырга теләгән балаларның саны артуы сәбәпле  “Яктылык” мәктәбенә янкорма һәм Самара шәһәрендә тагын бер татар мәктәбе кирәклеге дә  әйтелде. Милли Шура рәисе Васил  Габтелгаяз улы Шәйхразиев үз чиратында Бөтендөнья татар конгрессының VI съезыннан соң Россия төбәкләрендә булган эш сәфәрләре турында бәян итте, конгрессның структура үзгәрешләре турында әйтеп узды.

Бүген,  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, “Бөтендөнья татар конгрессы” иҗтимагый берләшмәләре халыкара берлегенең  Милли Шурасы рәисе Васил  Шәйхразиев Самара өлкәсе губернаторы вазыйфасын вакытлычы башкаручы Дмитрий Азаров белән дә очрашачак. Самара җирендә яшәүче милләттәшләребезне борчыган сорауларны өлкә җитәкчесенә җиткерәчәк.

Белешмә

Самара шәһәрендә “Яктылык” татар мәктәбе 1997 нче елның 1нче сентябреннән  татар телен  һәм  мәдәниятен тирәнтен өйрәнү  гуманитар  гомуми   урта белем бирү учреждениесе буларак эшли башлады. 1997 нче елда мәктәпкә 175 укучы укырга килсә, 2007 елда  мәктәбебезгә янкорма төзелгәннән соң,  биредә  461 укучы белем ала.  Ә  инде 2016 – 2017 нче уку елында укучы  балаларның  саны 477 гә җиткән. Хәзерге вакытта 390 укучыга  гына каралган мәктәптә 501  бала белем ала.  Ел саен икешәр беренче сыйныф тупласак, быел исә өч беренче сыйныфка 76 бала килгән. Мәктәпкә  янындагы ике катлы бер иске бинаны бирү турында  Самара шәһәре башлыгының  карары да бар. Тик шул бинаны мәктәп итәр өчен 50 миллион сум акча кирәк.

Мәктәптә 2нче  сыйныфтан башлап барлык сыйныфларда да атнага 3 сәгать  татар теле һәм  татар  әдәбияты  укытыла. 3 елга бер тапкыр  мәктәпнең татар телен  һәм мәдәниятын тирәнтен өйрәнү статусын раслана. Быелгы уку елыннан башлап  мәктәптә татар телен укыту буенча  тышкы экспертиза үткәрелә башланган.

2013 – 2014 нче  уку елыннан башлап, 1-5 сыйныф укучыларын ФГОС (Федераль дәүләт белем бирү стандартлары) кысаларында укытканнар.  ФГОС нигезендә татар теленнән сыйныфтан тыш“Татар халык авыз иҗаты”,  “Татар халкының мәдәнияте”, «Милли көрәш”, “Татар биюләре”, “Татар җыры” курслары; “ОРКСЭ” (“Основы религиозной культуры и светской этики” – “Дини мәдәният нигезләре һәм дөньяви этика”) нигезендә “Ислам мәдәнияте” өйрәнелә.

«Яктылык» мәктәбе  башка  мәктәпләр  арасында  тоткан  урыны,   Бердәм дәүләт имтиханнары (ЕГЭ) нәтиҗәләре  һәм  бездә укучы  балалар  санының   елдан-ел артуы   ягыннан да үсә  бара. Быел  ЕГЭда укучылар рус теленнән 100, 98,  96, 95  балл ( укытучылары – рус теле укытучысы  Фәния Гыйлаҗева), тарихтан – 98 балл, башка фәннәрдән 80 балл алу бәхетенә ирешәләр. Бу Самара өлкәсе күрсәткечләреннән күпкә югарырак.

Татар телен өйрәнү башка фәннәрне үзләштерүгә һич тә кыенлыклар тудырмый.  Безнең укучылар даими рәвештә татар теле буенча өлкә, регионара һәм халыкара олимпиадаларда җиңеп чыгалар.  Мәсәлән, Казанда 2017 елның февральнең  6 сыннан 10 сына кадәр татар теленнән үткәрелгән  регионара олимпиадада  рус һәм татар телләре  укытучысы  Фәния Гыйлаҗеваның  укучылары –  8 сыйныф укучылары   Петрова Ксения һәм Осмонова Айтурган, 10 сыйныф укучысы Хайбуллова Гүзәл, 11 сыйныф укучысы Галимова Гөлнара, Татарстан Республикасының  атказанган укытучысы, татар теле укытучысы Нурзидә Фәйзуллинаның  укучысы – 9 сыйныф укучысы  Шакурова Гүзәл призер булып танылалар.  Ә инде  2017 елның 18 апрелендә Казанда татар теленнән оештырылган халыкара олимпиадада 9 сыйныф укучысы  Шакурова Гүзәл 2 нче урынга, 11 сыйныф укучысы Галимова Гөлнара 3 нче урынга лаек булдылар.

«Яктылык» «Ел  мәктәбе – 2016» бәйгесендә катнашып, финалга чыга  һәм  «Школа  активного  гражданина» номинациясендә беренчелекне  яулады.  Шулай итеп,  Самарада эшләүче 160  мәктәп арасында  бердәнбер татар  «Яктылык» мәктәбе   «10  иң яхшы мәктәп» санлыгына кергән.

Мәктәптә дүртенче тапкыр  шәһәребезнең рус мәктәпләрендә белем алучы  татар балалары арасында татар теле буенча бәйге-олимпиада уздырыла.

Соңгы 6 елда  барлык укучы малайлар да диярлек татар көрәше белән мавыга. Алар милли көрәш буенча Россиянең җыелма командасы составына  да кертелде. Омск шәһәрендә спорт көрәше буенча Россиянең беренчелеге булып узды. Анда  физкультура укытучысы,  Россиянең грек-рим (спорт) көрәше буенча спорт мастеры  Руслан Наил улы Йосыпов җитәкчелегендәге  укучылар Самара өлкә җыелма командасы составында бронза медальләргә лаек булдылар һәм Россиянең җыелма командасы составына кертелделәр.

Уңышлы эшләп килгән “Йолдыз” бию театры төрле конкурсларда, фестивальләрдә катнашып, чит илләргә чыгып, Гран-при исемнәренә, 1,2,3  урыннарга, лауреат исемнәренә лаек булып тора.

2013 елда мәктәптә  милли йола, гореф-гадәтләрне онытмау өчен һәм үз халкыбызның тарихы, мәдәнияте, дине,  көнкүреше белән таныштыру максатыннан чыгып, укучыларның этнографик экспедицияләрдә  йөреп җыйган, әби-бабаларыннан калган җиһазларыннан җыелган экспонатлардан торган  “Мирас” этнографик музее эшли. Шәһәр балалары, кунакларыбыз өчен укучыларыбыз экскурсияләрне 3 телдә алып баралар (татар, рус, инглиз телләрендә).

Укучыларның иҗади эшләрен Самара өлкәсенең  “Сәлам”, “Бердәмлек” газеталары, Казанда чыгучы “Сабантуй” газетасы ( хәзерге “Сабантуй”  балалар журналы)   һәм “Ялкын” журналы, Самарада чыгучы “ Самар татарлары” журналы битләрендә  дә еш кына күрергә мөмкин. Шуңа  да аларның  татар теленә булган  кызыксынулары   арта бара.

Һәр елны  җәйге ял вакыты җитү белән укучыларыбыз ел әйләнәсендә көтеп алган “Болгар – туган тел” ,“Без  – Тукай оныклары”, “Агыйдел”, “Милләтебез хәзинәләре”,  ”Дуслык”,  “Сәләт” төбәкара лагерьларга юл тота. Шушы форсаттан файдаланып, Татарстан  Республикасы хөкүмәтенә, мәгариф һәм фән министрлыгына, Бөтендөнья татар  конгрессына,  Яшьләр белән эшләү министрлыгына  олы рәхмәтләребезне  белдерәбез.

2017-нче елның җәендә Татарстан республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган “Болгар – туган тел” форумында 63 бала катнашты (аларның 50 – “Яктылык” укучылары).

Июль аенда 96  бала “Сәләт” халыкара яшьләр мәгариф форумында катнашты (аларның 70  – “Яктылык” укучылары).

Шулай ук июль  аенда мәктәбебез оештырган “Сәләт-Самара” интеллектуаль сменасында 82 бала катнашты (шул исәптән 45 бала “Яктылык” укучысы иде).

Татарстанның җитәкчеләре дә “Яктылык” мәктәбенә югары бәя биреп, мәктәпнең 20-еллыгына  Татарстан Президентының бүләге – мәктәпкә автобус тапшырылды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*