tatruen
Баш бит / Яңалыклар / VI съезд үзенең эшен тәмамлады
VI съезд үзенең эшен тәмамлады

VI съезд үзенең эшен тәмамлады

Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды үзенең эшен тәмамлады.

Съезд эшендә Россия Федерациясенең 73 төбәгеннән, 41 чит илдән, Татарстан Республикасыннан сайланган 811 делегат, чакырылган шәрәфле кунаклар катнашты. Әлеге мәртәбәле чараны 200гә якын журналист яктыртты, шуларның 53 Россиянең 22 төбәген тәшкил итте.

Съездда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов; Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев; Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Валерьевич Песошин; министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре; муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыклары, Россия Федерация Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиленең урынбасары Мельниченко Олег Владимирович; Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре комитеты рәисе, Федераль татар милли-мәдәни мохтарияте советы рәисе  Илдар Ирек улы Гыйльметдинов; Россия Федерациясе Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре идарәсенең департаменты башлыгы Ерёмин Евгений Владимирович; Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе Меженько Андрей Владимирович; Россия тышкы эшләр министрлыгының чит илләрдәге ватандашлар белән эшләү департаменты директоры Олег Сергеевич Мальгинов катнашты.

Съезд эшендә Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды резолюциясе, Татар халкына Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаеннан мөрәҗәгать, “Бөтендөнья татар конгрессы” иҗтимагый берләшмәләренең халыкара берлегенең яңа редакциядә Уставы һәм “Бөтендөнья татар конгрессы” иҗтимагый берләшмәләренең халыкара берлеге әгъзасы статусы алу һәм аны туктату тәртибе һәм әгъзалык взнослары турында нигезләмә кабул ителде.

Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаенда Милли Шура оешты һәм аның составы сайланды. Шураның рәисе вазифаларын башкару Татарстан Республикасы вице-премьеры Васил Шәйхразиевка йөкләнде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*