tatruen
Баш бит / 2018 (страница 17)

Архив за год: 2018

Россия Федерациясе Конституциясенең 25 еллыгы

Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне Россиянең дәүләт бәйрәме – Конституция көне уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм. Бөтенхалык референдумында Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителгән көннән алып узган чирек гасыр дәвамында илебезнең төп Кануны үз гражданнарының мәнфәгатьләре сагында тора. Россия Конституциясенең дәүләтләр конституциячел корылышы өлкәсендә бөтен дөньяда тупланган уңай тәҗрибәне файдаланып эшләнүе, үткән гасыр ахырындагы шактый шау-шулы иҗтимагый хәлләрне җайга салуда аерым роль уйнавы, ...

Дәвам »

Ринат Мөхәммәдиев Бөтендөнья татар конгрессы медале белән бүләкләнде

Тукай, Шолохов, Платонов бүләкләре лауреаты һәм башка бик күп дәрәҗәле исемнәр иясе, язучы Ринат Мөхәммәдиевнең 70 яшьлек юбилее уңаеннан, Бөтендөнья татар конгрессының меделе тапшырылды

Дәвам »

ВИДЕО: Конгресс кунагы Садри Максудиның оныгы Генюль Пултар

Бөтендөнья татар конгрессы студиясендә Садри Максудиның оныгы, Бөтендөнья татар лигасы рәисе, профессор Генюль Пултар булып китте.

Дәвам »

ВИДЕО: Анталья һәм Бишкекта яшәүче татарлар онлайн очрашты

Төркиянең Анталья шәһәрендә яшәүче татарлар «Туган тел» дип аталган проект башлап җибәрде. Проектның максаты дөньяга сибелгән татарларны татарча онлайн аралаштырып, очраштырып тору. Әлеге очрашулар һәр шимбәдә 11 сәгатьтә үтә. Узган шимбәдә проектта Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге фольклор музыкасы ансамбле катнашты. Ансамбль чыгышын Төркиянең Анталья һәм Кыргызстанның Бишкәк каласында яшәүче татарлар күрә алды.

Дәвам »

“Идел” исән булса, татар милләте яшәр, Алла бирсә…

2018 елда “Идел” журналының дөнья күрүенә 30 ел тулуын искә алып, бу ике телле басманың укучылар мохитен киңәйтү бурычы куела. Төрле һәм мөстәкыйль фикерле шәхесләр иҗаты канатларында күтәрелгән “Идел” журналы киләчәктә дә яшь укучыларны җәлеп итәргә җыена.

Дәвам »