tatruen
Баш бит / 2020 (страница 471)

Архив за год: 2020

Уфада Дәрдмәндкә кагылышлы кызыклы фикерләр яңгырады

Мәрьям Солтанова исемендәге фикер клубының чираттагы утырышы татар халкының бөек улы, шагыйрь һәм меценат Дәрдмәнднең тормыш юлы һәм иҗатына багышланды

Дәвам »

Чаллыда Айдар Хәлим исемендәге III төбәкара укулар узды

Фәнни чыгышларда күренекле әдип Айдар Хәлимнең титаник хезмәтләре аталды һәм аларның милләтебезнең үзаңын үстерүдәге тиңдәшсез роле турында әйтелде.

Дәвам »

Казан университеты китапханәсендә «ТАССР: гасыр озынлыгындагы юл» күргәзмәсе ачылды

Экспозиция ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышлана һәм республика үсеше этапларын яктырта торган өч бүлектән тора.

Дәвам »

Омски өлкәсендә Сара Садыйкова иҗатына багышланган кичә үткәрелде

Халкыбызның данлыклы кызы Сара ханым Садыйкова иҗатына багышлап әзерләгән кичә - концерт Омски өлкәсенең көнчыгышында урнашкан Муромцево районында үткәрелде.

Дәвам »

Казанда татар язучысы Нәкый Исәнбәтне искә алу кичәсе узачак

«Мин Тукайның замандашы» дип аталган фәнни-әдәби кичәдә Нәкый Исәнбәтнең күпкырлы иҗаты һәм фәнни эшчәнлеге турында галимнәр, музей хезмәткәрләре һәм язучылар фикер алышачак.

Дәвам »

ВИДЕО: Танылган шагыйрь Марсель Галиевның яңа шөгыле

Ул фото-альбом китап чыгарган. Анда Марсель Галиевның соңгы ике елда Идел-Урал, Алтай, Кырым һәм Төркия буйлап сәяхәт иткәндә төшергән фотолары кергән.

Дәвам »