tatruen

Архив за день: 23.06.2021

Милли музейда беренче тапкыр XIX гасыр татар намазлыгы һәм мөһере тәкъдим ителде

Күргәзмәдә сирәк әйберләр арасында 1905 елда бирелгән хаҗга бару өчен чит ил паспорты һәм хаҗ кылучыларга таратыла торган Кәгъбәтулла рәсеме төшерелгән кәгазь куелды.

Дәвам »

Татарстан китап нәшрияты сайтында күренекле артистлар, дикторлар укуында 153 татар әсәре урнаштырылды

Бүгенге көндә әлеге аудиокитаплар Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тәкъдиме белән «ЛитРес» электрон китапханәсендә дә урын алды.

Дәвам »

ВИДЕО: Кариев театры махсус җиңүгә ия булды

Санкт-Петербург шәһәрендә узган 18нче Бөтенроссия Арлекин фестивалендә алар “Хикмәт әкиятләре” спектакле өчен фестиваль дирекциясенең махсус бүләгенә ия булдылар.

Дәвам »

“Татарстан” телерадиокомпаниясендә Сабантуй бәйрәмен уздыру темасына сөйләштеләр

Татарстанда җирле үзидарә эшчәнлеге темасын яктыртучы «Время местных советов» телепроекты гамәлгә ашырыла. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров татар халкының милли бәйрәме Сабантуй темасына багышланган телевизион программаның чираттагы чыгарылышында катнашты

Дәвам »

Кыргызстанда Әнисә Бикбулатованың «Кыргызстан татарлары» китабын тәкъдим иттеләр

Монографиядә Кыргызстанның татар диаспорасы формалашу тарихы буенча тикшеренү материаллары, халык саны һәм урнашу динамикасы тәкъдим ителгән

Дәвам »

Данис Шакиров Пенза һәм Саратов өлкәләре вәкилләре белән очрашты

Очрашуда фән һәм мәгариф мәсьәләләре, шулай ук Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чаралар үткәрүгә кагылышлы мөһим мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Дәвам »