2021 елның 8 апрелендә (11:00) Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтында Татар халкының гамәл стратегиясе буенча “Мобильлек һәм дөньяга ачыклык – татарларга хас төп сыйфатлар” дигән темага семинар булачак.
Семинар кысаларында түбәндәге мәсьәләләр каралачак:
- Мобильлекнең һәм дөньяга ачыклыкның тарихи нигезләре (күчмә тормыш, сәүдә белән шөгыльләнү, көчле империяләр).
- 19 – 20 гасырлар чигендә татар җәмгыятендә барган яңарыш шарты буларак мобильлек һәм дөньяга карата ачык булу.
- Әлеге сыйфатлар татарларда әле да сакланамы?
- Мобильлек һәм дөньяга ачык булу – өстенлекме яисә хәвеф билгесеме? Ул татар халкының бердәмлегендә чагылыш табамы?
- Миллилегеңне саклаган хәлдә ни рәвешле дөньяга ачык булырга?
Керү ирекле.
Адрес: Казан, Батурин ур. 7А, 1 кат, 137 каб.