4-6 март көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Казанда оештырган ХII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында безнең төбәктән утыздан артык фермер, аграрий, шәхси эшмәкәр, авыл җитәкчесе һәм җәмәгать эшлеклесе катнашты. Берәүләрне бу чараның “аксакалы” дияргә була, ә кайберләре беренче тапкыр барды. Бүген газетабыз укучыларына кайбер делегатларның җыен турында фикерләрен тәкъдим итәбез.
Рамил МУСИН, территориаль бүлек җитәкчесе, Суыксу:
– Иң беренчедән, Бөтероссия татар авыллары эшмәкәрләре форумын гамәлгә куйган Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелегенә рәхмәт әйтер идем.
Илебез буенча сибелгән милләттәшләрне елга бер тапкыр булса да бергә җыю – бик зур, кирәкле һәм игелекле хезмәт.
Себер яисә төньяк Россия татарлары кайчан тагын Идел буенда, Уралда яшәүче милләттәшләре яшәеше, бизнес үзенчәлеклеләре белән танышыр иде. Нәкъ менә Казанда перспективалы, эшлекле, ышанычлы төбәкара мөнәсәбәтләр барлыкка килә дә.
Аеруча Бөтенроссия җыенында катнашу алга караучы, перспективага эшли белүче эшмәкәрләргә файдалы булгандыр. Бер мәйданчыкка җыелып төрле төбәк вәкилләре уңай тәҗрибәләре белән уртаклаша, төрле-төрле прогрессив җитештерүләр турында белә. Заман бит һаман алга бара. Үсемлекләрнең, орлыкларның яңа сортлары, технологияләрнең төрледән төрлесе уйлап табыла. Бигрәк тә аграр тармактагы казанышлар белән “Корстон” үзәгендә эшләгән күргәзмәдә танышырга мөмкин иде.
Бихисап күп казылыклар арасында нижгарныкы да булуы горурландырды. Әмма ләкин матур итеп пакетларга төрелгән бу ит деликатеслары арасында безнең җитештерүчеләрнеке әлеге яктан тышкы сыйфаты белән нык калыша. Шул мәсьәләне уңай хәл иткән очракта, минемчә, мишәр казысын башка илләр базарына да чыгарырга мөмкин. Быелгы җыенда күргән-белгәннәрне, туплаган мәгълүматны авылыбызның фермерларына җиткердем. Бәлки, киләчәктә алар да үз хуҗалыкларында Казанда яңгыраган ысулларны, алымнарны кулланыр.
Харис ХӘКИМОВ, Сергач округының “Ачка” хуҗалыгы рәисе, Зур Рбишча:
– Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында күп тапкыр инде катнаштым һәм һәрбересе минем өчен файдалы булды.
БТКның татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев җитәкчелегендә узган “Авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү һәм сату мәсьәләләре” дискуссион мәйданчык кысаларында яшь кадрлар әзерләү буенча күп фикерләр яңгырады, докладлар булды.
Мин дә Сергачтагы татар милли үзәгенең бу өлкәдә эшчәнлеге турында сөйләдем.
Безнең максатыбыз – яшьләрне авыл җирендә калдыру. Бүгенге вакытта Казанда 9 студент бу юнәлеш буенча белем ала. Шулай ук мәктәпне тәмамлаган, авыл белән киләчәген бәйләргә теләгән егетләргә укуга квоталар кайгырту өчен Ростовның “Ростсельмаш” һәм Татарстанның “Агромастер” предприятиеләренә мөрәҗәгать иттек.
“Ростсельмаш”та 4 ай дәвамында теорияне һәм практиканы үтеп аграр секторда кирәкле һөнәрләрне үзләштерү мөмкинлеге тудырылган. Ә“Агромастер” каршында заманча техника белән эшли белгән кадрларны әзерләүче техникум бар. 18 яшь тулу белән, егет-кызлар олы тормышка кулларындагы дипломнар белән аяк бассын иде.
Әлбәттә, җыенда һәрвакыт яңа дуслар табып кайтасың, аграр бизнес җәмгыятен борчыган проблемалар белән уртаклашасың, аларны хәл итү юлын табасың. Бу мөмкинлек өчен Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәттән башка сүз юк.
Күргәзмәнең “Татар базары”нда авылдашларымны күрүгә бик шатландым һәм горурландым. Гаилә бизнесын алып баручы Иршат һәм Зөлфия Абдулкәримовлар уллары белән дүрт төрле казы һәм хәләл тушенка тәкъдим итте. Аларның продукцияләрен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та югары бәяләде.
Ринат СӘБИТОВ, КФХ җитәкчесе, Сафаҗай:
– Бөтенроссия җыенына икенче тапкыр баруым. Беренчесендә соңгы вакытта катнашудан баш тарткан кеше урынына барсам, бу юлы инде миңа өлкә милли көрәш федерациясе квота бирде.
Моның өчен аның президенты Ирфан Шаиповка олы рәхмәт. Әлбәттә, сәфәр уңай тәэсирләр калдырды. Башка төбәктән килгән милләттәшләрне, таныш-дусларымны күрергә бик шат идем. Чын татар мохитендә аралашу мөмкинлеге кайчан тагын туачак инде.
Казаннан үз хуҗалыгымны үстерү буенча яңа идеяләр туплап кайттым. Ит җитештерүдә башка төбәк делегатларының уңышлы тәҗрибәләрен күреп, әлеге юнәлешне активрак кулланырга кирәк, дигән карарга килдем.
Бу максат өчен бездә яңа объект төзелә. Үткән елның көзендә 300 башка исәпләнгән яңа каралтыга нигез салдык. Һава торышы җылыткач, төзүгә керешәчәкбез. Чыгымнарның күп өлеше аннары дәүләт максатчан программасы кысаларында капланыр, кирәкле документларны юлладык инде.
Шулай ук милли спорт төрен үстерү, аны популярлаштыру турында Ирфан Таһирович җитәкчелегендә өлкә делегатлары белән җыелышып сөйләштек.
Эшмәкәрләр җыенында катнашу шәхсән минем өчен бик файдалы булды һәм, юл уңаеннан, аны үткәреп килүче Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәтләремне белдерәм.
Ринат КУКАЕВ, КФХ җитәкчесе, Татар Моклокасы:
– Җыенда терлекчелек белән шөгыльләнүче егетләр белән таныштым һәм аларга кунакка барырга планлаштырам. Мәсәлән, Пенза төбәгендә токымлы атларны, ә Башкортостанда сарыкларны үрчетү тәҗрибәләрен якыннан карарга ният, Самарадан сыйфатлы орлык кайгыртырга җыенам.
Мурманск өлкәсендә хәләл продукция җитештерү белән шөгыльләнүче милли оешмадан болан итенә заказ бирдек, аны декабрь аенда китерәчәкләр. Төньякта үрчетелә торган бу хайванны кыш җиткәч чалалар.
Татар эшмәкәрләрен берләштерүче бизнес клублар оештыру да аеруча кызыксындырды. Ульян егетләре “Телеграм” каналда шундый төркемне булдырган инде, анда керү өчен мин дә үз телефон номерымны биреп калдырдым.
Әлеге мәгълүмат һәм планнар җыенның беренче көнендә “Авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү һәм сату мәсьәләләре” буенча узган дискуссион мәйданчык кысаларында гына җыелды һәм тупланды. Калганнарын сөйләп бетергесез.
Әлфия САФИУЛЛОВА, Сафаҗай:
– Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында Казанның “Корстон” сәүдә үзәгендә уза торган күргәзмәгә гаиләбез белән (фотода) быел өченче тапкыр баруыбыз булды. Тормыш иптәшем Рамил авылыбызның Киров исемендәге СПКсында хезмәт итә, шуңа әлеге чарада аның рәисе Шамил Нуриманов үгетләве һәм юлламасы буенча катнаштык. Быел менә кызыбыз Ләйсәнне дә алып бардык.
Күргәзмәдә үзебез җитештергән казыны тәкъдим иттек. Безнең төбәк татарларының бренды буларак танылган бу деликатеска сорау, әлбәттә, зур иде – бихисап күп продукциябезне берничә сәгать эчендә алып бетерделәр.
Башка төбәкләрдән килгән милләттәшләребезне “итле” күчтәнәч белән сөендерергә бик шат идек һәм моның өчен мөмкинлек биргән Шамил Әнәсовичка рәхмәт белдерәбез.
Сәхифәне XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегаты
Илнар САДЕКОВ әзерләде.
“Туган як” газетасы