Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Луганск Халык Республикасының Рубежное шәһәренә килде. Анда ул шәһәр башлыгы Евгений Шаталин белән очрашты. Рубежное шәһәрен төзекләндерүгә Татарстан Республикасы ярдәм күрсәтә. Торак йортлар, инфраструктура, социаль объектлар яңартылган. 1сентябрьдән Татарстан ярдәме белән төзекләндерелгән мәктәп укучыларга ишекләрен ачачак. Кайчандыр бу шәһәрдә 50000 халык яшәгән. Китүчеләр күп булган, хәзер халык кабат үз шәһәрләренә кире кайта башлаган. Шәһәр башлыгы Евгений Шаталин зур ярдәм өчен Татарстан җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде. Очрашуда шулай ук, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары Фәнил Әгълиуллин да катнашты.